Accessibility links

Газ бәхәсе хаританы үзгәртә ала


Соңгы газ бәхәсе нәтиҗәсендә Европаның энергетика харитасы үзгәрергә мөмкин. Русия Украина үткәргеченнән, Европа Берлеге – Русия газыннан баш тарта ала.

Мәскәү белән Киев арасындагы газ низагы вакытында Русия Европага газ сата алмау сәбәпле көненә йөзләгән миллион доллар зыян күрде. Украина да елына 3 миллиард доллар тәшкил иткән транзит акчасының бер өлешен югалтты. Ләкин низагның тискәре йогынтысы киләчәктә күпкә җитдирәк була ала.

Русия белән Украина арасындагы бәхәс аркасында кыш уртасында ике атна буе газ кытлыгы кичергән Европа Берлегенең бу илләрне тиз генә җавапка тарту мөмкинлеге юк.

Европа Берлеге илләре газның чиреген Русиядән ала, шуның 4/5 өлеше Украина аша килә. Низагка кадәр дә шулай иде, низагтан соң да шулай калды.

27 илдән торган Европа Берлеге бу юлы низагтан сабак алырга җыена. Берлек рәсмиләре ягулык табуның башка юлларын эзли.

Италиядәге equilibre.net төркемендә энергетика иминлеге белгече Федерико Бордонаро фикеренчә, монда берничә мөмкинлек бар.

Ямал-Европа

Беренче мөмкинлек – Ямал-Европа үткәргечен ныграк куллану. Көнбатыш Себердән Европага сузылган бу үткәргеч Беларус аша үтә.

Үткәргеченең икенче өлеше - Ямал-Европа-2 ел-ярым эчендә сафка кертелә ала. Башкалар килешерме-юкмы, әммә Беларус ягы Русия-Украина низагыннан файда күрергә каршы булмас иде. Беларуслар моңа бик шат кына булачак, транзит иле буларак аларның дәрәҗәсе арта.

Дөрес, Беларус та, транзит иле буларак, әллә ни ышанычлы түгел. 2007 елның гыйнварында нәкъ шундый бәяләр өчен бәхәс вакытында Русия Беларусны газ урлауда гаепләп, Дружба үткәргече аша нефть җибәрүен туктатып торган иде.

Ул чакта бәхәс тиз хәл ителде, әммә Русия өчен иң яхшысы – гаугалы элекке совет күршеләрне урап үткән, Европага туры барган үткәргеч булыр иде.

Көньяк һәм Төньяк агым

Мәскәү өчен Украина белән низагның иң яхшы нәтиҗәсе - Көньяк һәм Төньяк агым үткәргечләрен төзүне тизәйтү булыр иде.

Көньяк агым үткәргече Русиянең Кара диңгез ярыннан Болгарстан һәм Греция аша Украина җирен урап үтергә тиеш.

Төньяк агым
Тагы да зуррак өметләр Төньяк агым белән бәйле. Бу үткәргеч Русиядән Германиягә Балтыйк диңгезе аша үтә һәм инде бетүгә таба бара.

Бу ике үткәргеч аша елына җәмгысы 90 миллард шакмак метр газ куып булыр иде.

Украина аша куылган 280 миллиардтан күпкә азрак. Ләкин, Мәскәүдәге Уралсиб банк белгече Крис Уифер сүзләренчә, бу ике проект Газпром өчен шактый отышлы була ала.

Бу үткәргечләр 2010 елга сафка баса ала. Ул чакта Украина белән бәхәсләшүләр инде кирәк булмаячак.

Төньяк һәм Көньяк агым проектлары тормышка ашса, Украина иң зур югалтучы булачак. Ләкин Европада хәзер тагын бер үткәргеч тикшерелә – анысы Русияне дә читләтеп узачак.

Набукко үткәрече

Набукко үткәргече Үзәк Азия һәм Азәрбайҗан газын Төркия аша Европага кууны күз алдында тота һәм ул Көньяк агым проектына көндәш дип санала.

Набукко проекты

26-27 гыйнварда Будапештта Набукко проектына багышланган конференция үтә. Бу чара узган ел ук планланган иде, әммә соңгы газ низагы сәбәпле аның әһәмияте бермә-бер артты.

Европа берлеге бу проектны алга сөрергә уйласа, Русия-Украина бәхәсендә җиңүче булып, көтмәгәндә, Төркия чыгарга мөмкин.

Әнкара инде күптән Европа берлегенә керергә тели. Сөйләшүләр хәзер тукталган хәлдә. Форсатны сизеп, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Әрдоган, сөйләшүләр туңдырылган хәлдә кала бирсә, Набукко проектына мөнәсәбәтен үзгәртү ихтималын белдерде.

Килеп туган вазгыятьтән һәркем файда алырга тырыша.

Ышаныч бәясе

Оксфорд энергетика институтында газ бүлеге мөдире Джонатан Стерн сүзләренчә, соңгы газ низагы вакытында Газпром 1.2-1.5 чамасы миллард доллар югалткан. Моннан тыш, зыян күргән Европа ширкәтләре мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсә, Русия дә, Украина да тагын берничә миллард югалта ала.

Ләкин иң яманы – Русия ышанычлы газ чыганагы буларак абруен югалтты, ди Стерн. 40 ел буена Советлар берлеге һәм Русия Европаны бер өзлексез газ белән тәэмин итеп килде. Хәзер андый ышаныч юк.

Нихаять, бу низагта соңгы югалтучы – Европа Берлеге. Шау-шулы белдерүләр, янау-куркытудан тыш, Брюссель берни дә эшли алмады. Мәскәү белән Киевның бәхәсләшүен көтеп утырырга мәҗбүр булды.

Бордонаро сүзләренчә, бу низаг Европа берлегенең иң зәгыйфь мизгеле булды. Әгәр Европа ягулыкның альтернатив юлларын тапмаса, киләчәктә тагы да яманрак булачак.

Эшләр шулай дәвам итсә, 2030 елга Европа Берлеге газның инде 60% Русиядән алачак, ди белгеч. Эш шунда, Европа Берлеге Русиягә килгәндә әле дә бүленгән хәлдә, аның бу мәсьәләдә уртак сәясәте юк.

XS
SM
MD
LG