Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаять мәхкәмәсендә беренче эш карала


Сугыш җинаятьләрен тикшергән халыкара мәхкәмәдә беренче эш карала. Нидерландтагы Һааг каласында урнашкан мәхкәмә хәрби чараларга 10 яшьлек балаларны җәлеп иткән Конго гыйсьянчылары юлбашчысы Томас Любанганы хөкем итә. Любанга үз гаебен танымады.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе 2002 елның июль аенда булдырылды. Анда мәхкәмә булдырылганнан соң кылынган җинаятьләр генә хөкем ителә ала.

Мәхкәмәнең вәкәләтләрен 108 ил таныды. АКШ, Израиль, Кытай, Русия, Һиндстан һәм Пакыстан мәхкәмәне танудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG