Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исемдә урыс "койрыгыннан" котылу юлы ачылды


Татарстанда әле яңа гына гамәлгә кергән “Гаилә кодексы” милли гадәтләрне дә канунлаштырды.

Бу документ 2009 елның 26 гыйнварыннан көчкә керде. Яңа гаилә кодексы нигезендә тормыш коручылар кызның яки егетнең фамилиясен алып, теләкләре булса, андагы “-ов”, “-ев”, “-ин” кушымчаларыннан баш тарта ала.

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов сүзләренчә, "Гаилә кодексы" тормыш коручылар өчен төп документ. Әгәр дә фамилияләрен чын татарча итергә башка теләүчеләр булса, алар ЗАГСка барып гариза язарга тиеш. Русия кануны нигезендә булдырып булмастай эш түгел ул, ди артык кушымчаларны алып ташлау турында Хафизов.

Бу мәсьәләне соңгы вакытта сәнгатькә якын булганнар һәм иҗат интеллигенциясе еш күтәрә иде. ЗАГС хезмәткәрләре “-ов”, “-ев”, “-ин”сыз фамилияле яңа паспорт бирергә ашкынып тормады. Бәлки алга таба, "Гаилә кодексы"нда да әйтелгәч каршылык тумас...

Шулай ук татарлар арасында, фамилиягә килгәндә, узган гасырның 20-30 елларында әтисенең исемен фамилия итеп алу гадәте булган. Яңа кодекс нигезендә бу гадәт кабат рәсмиләште.

Баланың әтисе исемен дә милли гореф-гадәтләр нигезендә язу мөмкинлеге туды. Алга таба, мисал өчен, Хәким кызы, Хәким улы дип язу бернинди дә каршылык тудырмаячак.



Кайбер матбугат чаралары Татарстанның “Гаилә кодексы”н милләтчелектә гаепләде. “Федераль канун безгә шундый мөмкинлек биргән икән, ә нигә аны тормышка ашырмаска иде”, ди республиканың ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Маврина.

Маврина әйтүенчә, Русиядәге 18 төбәкнең мондый кодексы бар инде. Татарстанныкы Русиянекеннән һәм күп төбәкләрдән тагын 16 яшьтән үк өйләнешү мөмкинлеге бирү белән дә аерылып тора.

Эльмира Маврина
“2005 елдан бирле безгә 4 тапкыр гаилә яше тулмаучылар мөрәҗәгать итте. Алар арасында 3-се бәби көтә, ә үзләренә 16 яшь тә тулмаган иде. Чөнки Русия кануннары нигезендә 18 яшьтән генә никахлашырга мөмкин. Бүгенге көннән инде аларны канун нигезендә кушарга мөмкин”, ди Маврина.

Татарстанның “Гаилә кодексы” аерым бер очракларда: бәби көткәндә, яки баласы булганда һәм шулай ук өйләнешергә теләгәннәрнең берсенең тормышына куркыныч янаганда 14 яшьтән үк өйләнешү мөмкинлеге бирә.

“Куркыныч янау” төшенчәсенә килгәндә, Эльмира Маврина, гадәттә бу яман шеш авыруына дучар булганнарга карый, дип белдерде.

2008 елда да Татарстанда 18 яшькә кадәр өйләнешүчеләр аз булмаган. Маврина сүзләренчә, андыйлар никахлашучыларның 1%-ын тәшкил итә. Шулай да гаилә коручыларның яше соңгы бер-ике ел эчендә үсүгә таба бара икән. Элекке еллар белән чагыштырганда ел, ел ярымга олыгаеп өйләнешү Русия өчен дә гадәти күренеш.

Узган елда Татарстанда 30 меңгә якын гаилә теркәлгән. Саннар тагын шунсын да күрсәтә, өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерыла да. ЗАГС идарәсенең еллык утырышы вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга кушкан иде.

Маврина сүзләренчә, бүген тикшеренү эшләре башланган инде. “Районнарда аерылышучылар бик артты. Без үткәргән тикшеренүләр шуны күрсәтә, күпчелек очракта, бигрәк тә ирләр арасында, эчү аерылышуга төп сәбәп булып тора. Хатын-кыз моңа түзеп тора алмаганга гаилә әнә шундый хәлгә дучар була”, ди Маврина.

Татарстан шәһәрләрендә аерылышучыларга килгәндә исә соңгы елларда бу сан әллә ни үзгәрми икән.

“Республикада соңгы елларда катнаш никахлар саны да бер килеш кала. Ул уртача алганда барлык язылышучыларның 10-12%ын тәшкил итә”, ди Маврина. Бу саннарны 2000 елдан бирле үзгәрешсез дияргә була.

Эльмира Маврина сүзләренчә, бу хисапка гариза язган вакытта үзләренең милләтләрен белдерергә теләмәгәннәр кермәгән. Ә Русиянең “Гаилә кодексы” нигезендә милләтне күрсәтү мәҗбүри түгел.

XS
SM
MD
LG