Accessibility links

Ел ахырына кадәр 51 миллион кеше эшсез калачак


Әгәр дә глобаль финанс кризис чишелмәсә 2009 ел азагына кадәр 51 миллион кеше эшсез калачак. Бу фаразларны БМОның Хезмәт оешмасы үзенең яңа хисабында игълан итте.

Икътисад җайланса да 18 миллион кеше эш урыннарын югалтачак. Бу эшләүче халыкның 6% тәшкил итә.

Эш урыннарын югалтуның зыяны иң күп ярлы илләрдә, бигрәк тә Азиядә сизеләчәк, диелә хисапта.

XS
SM
MD
LG