Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция саклыймы, әллә кыйныймы?


Узган ел Татарстанда милиция хезмәткәрләренә зарланып 800 шикаять булган. Күптән түгел сәер шартларда үлгән студент Ринат Фаляхеевны да милиция алып киткәне мәгълүм.

Ул дуслары белән Казанның Снукер дигән бильярд клубына киткәннән соң өенә кире әйләнеп кайтмаган. Аны акча түләмәгән өчен милиция вәкилләре алып китә. Һәм шуннан ни булганы төгәл генә мәгълүм түгел.

“Ринатны Азино-2 милиция бүлегенә алып китүләре мәгълүм . Аның шунда кулы терсәк янында киселеп кан тамырыннан шактый кан акканы әйтелә. Нәтиҗәдә ул хастаханәгә алып барганда үлә”, ди Казан кеше хокук яклау үзәге юристы Андрей Сучков.

Аның әйтүенчә, баштарак җинаять эше кузгатуга сәбәп юк, чөнки егет кулын үзе лезвие белән кискән, дип белдергәннәр. Әмма Ринатның әнисе моңа ышанмаган һәм Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

“Дүшәмбе көнне прокуратура хезмәткәрләре утырышында җинаять эше кузгатырга карар кылынды. Ун көн дәвамында тикшерү барачак һәм хәзер нәтиҗәсен көтәбез”, диде Сучков.

Әмма Татарстан эчке эшләр министрлыгының шәхси куркынычсызлык идәрәсе җитәкчесе урынбасары Артем Кузнецов исә бу милициягә чираттагы яла ягу дигән фикердә.

“Фалахеев үлемендә милицияне гаепләү - бу ялган һәм гайбәт. Нәрсә, милиция вәкилләре аның кан тамырын кискәнме әллә?”, ди Кузнецов.

Ләкин Фалахеев белән булган хәл беренче генә түгел. Мисал өчен, әле күптән түгел генә Татарстан финанс министрлыгы милиция тарафыннан кулга алынган һәм кыйналган яшүсмерләргә акчалата компенсация түләде. Ул вакытта Казан эчке эшләр идәрәсе милиционерларының кыйнавы нәтиҗәсендә, бер егетнең баш мие селкенгән, ә икенчесенең борын сөяге сынган иде.

Шулай ук берничә ел элек ике милиция вәкиле Авиатөзелеш районында бер ветеран майорны бүлеккә алып килгәннән соң, кулына богау салып, аркасы һәм аякларын таптап, авызына күз яше чыгара торган газ җибәргән. Өстәвенә алар ветеранның акчасын да урлаган. Моның ише мисалларны шактый китерергә була. Шикаятьләрнең күплеге дә мөгаен шуның белән аңлатыладыр.

Әмма Кузнецов алай санамый.

“Яшьләрне милиция бүлегенә алып килгән саен, алар чыгуга шикаять яза. Мисал өчен, былтыр 800 гариза кабул ителде. Һәм аларның яртысында милиция вәкилләре безне кыйнады дип язылган. Әлбәттә аларның кайберләре расланды. Әмма бу беренче чиратта милицияне пычрату һәм гаеплеләрнең үзләрен җинаять яки административ җаваплылыкка тартмасыннар өчен эшләнә”, ди Кузнецов.

Аның сүзләренчә, алар ай саен милиция бүлекләренә барып укулар оештыра һәм хокук саклаучылар инде кешеләргә бармак белән дә кагылырга курка.

“Кулга алынганнар кайвакыт каршылык күрсәтә. Әлбәттә, ул чакта инде нәрсәдер булырга мөмкин. Ләкин моңа кешеләр үзләре мәҗбүр итә”, ди шәхси куркынычсызлык идәрәсе вәкиле.
XS
SM
MD
LG