Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак, Төркия һәм Иран этник низагка ачык


Халыкара низаг төркеменең соңгы хисабында Иран, Гыйрак, Төркия кебек илләрдәге азчылык халык проблемалары һәм аның төбәктәге йогынтысына игътибар юнәлдерелә.


Дөньяда 27-30 миллион көрд яши дип исәпләнә. Тарихи яктан караганда, аларның күпчелеге Көрдистан вилаятендә, хәзерге Иран, Гыйрак, Сүрия һәм Төркиягә кергән киң территориядә яшәгән. Госманлы империясе җимерелүгә, бу төбәк төрле илләргә таркала. Бер ук халык төрле илләр байрагы астында, аерылып яши.

Еллар дәвамында илнең шартларына карап, көрдләр яшәгән илне үзенеке буларак кабул итеп буйсынып яшәде, яисә үз дәүләтен төзү хыялы белән коралланып низаг тудырды.

Тарихта көрдләрнең билгеле бер зур дәүләтчелеге булмаган. Элекке вакытларда милләтне билгеләгәндә дингә каралган, ягъни этник милләте кем булуына карамастан, барлык халык мөселман милләте дип йөртелгән.

Бу хәл соңырак үзгәрсә дә, асылда бер милләт тудыру фикере һәм тел мәсьәләсе ил сәясәтенә зур йогынты ясады.

Көрдләр кайда гына яшәсә дә, үз телен рәсми дәрәҗәдә куллана алмады. Көрд балалары мәктәптә башка телләрдә укыды.

1920 елда Иранда берләштерелгән мәгариф системасы кертелгәннән соң, фарсы теленнән башка телдә укуты тыелды. Көрдләр яшәгән башка илләрдә дә охшаш хәл. Ягъни Төркиядә яшәгән көрд белән Иранда яшәгән көрднең уртак өмет һәм теләге үз телен бөтен шартларда киң даирәдә куллану. Алар үзләре яшәгән илдә, һичьюгында күпләп яшәгән вилаятләрдә, туган телләренә рәсми статус бирелүен таләп итә.

Әлеге мәсьәлә төбәктәге һәрбер илдә зур каршылык тудыра һәм кабынырга әзер низаг дип күрелә. Ил бердәмлеге өчен уртак тел сәясәтенә игътибар юнәлдерелгән илдә башка телләргә статус бирелүе, төбәктә каршылыклар тудырыр дигән фаразлар бар.

Бу хакта халыкара низаг төркеменең соңгы хисабында да әйтелгән. “Төркия һәм Иран көрдләре: низаг яисә хезмәттәшлекме?” дигән хисапта ике ил көрдләрнең тел проблемына игътибар юнәлдерелгән.

Азатлык радиосының төбәк белгече Габбәс Hәвади, Көрд проблемы Төркия һәм Иранда низаг тудыра алырлык көчтә җитди бер мәсьәлә дип уйлый. Гыйрактагы бердәмлек башка илләр өчен дә мөһим. Xисап турында фикер белдергән төбәк белгече, Әгәр Гыйрак бүленеп, Көрдистан төбәге үз бәйсезлеген игълан итсә, бу хәл Иран һәм Төркиядә зур ризасызлык һәм низаг тудыра ала, ди.

XS
SM
MD
LG