Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриархны котлау


Русия православ чиркәвенә яңа башлык сайлау вакыйгасы республикада игътибар үзәгендә.

Башкортстан президенты митрополит Кириллга котлау телеграммасы җибәрде.. Әлеге вакыйгадан баш мөфти Тәлгать Таҗетдин дә читтә калмады. Ул митрополит Кириллның патриарх булып сайлануы уңаеннан, ходайга рәхмәтле булуын белдерде. Республика телевидениесе Благовещен районының Усть-Степановка авылын күрсәтте.

Мәгълүматларга караганда, бу авылда заманында Кириллның бабасы яшәгән. Благовещенның православ христианнары патриарх бабасы эзләреннән сәяхәт кылыр һәм төзелә башлап туктатылган ирләр монастырена ярдәм итәр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG