Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил өчен Төркия кулайрак


Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗев Русия армиясендә хезмәт иткәндә
Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗев Русия армиясендә хезмәт иткәндә

Равил Минһаҗев сыену урыны сораган дип исәпләнгән Германия Гуантанамо тоткыннарын үзенә кертүгә салкын караш белдерде.

Моңа Равилнең Чаллыда яшәүче әнисе Зөһрә әлләни борчылмый. Улы өчен ислам дәүләте кулайрак дигән фикердә тора ул.

Равилнең Германиягә китү теләге турында Зөһрә апа матбугаттан укып белә. Малаеның мондый карарын ул бик хупламый. “Азатлык”ка да бу хакта белдереп, ислам иле булса яхшырак булыр иде диде. Брюссельдә Германия вәкилләре әлегә бу турыда кистереп әйтмәсә дә, Гуантанамо тоткыннары белән эш итәргә атлыгып тормауларын күрсәттеләр.

Зөһрә Вәлиуллина
Германиядән сыену алырга теләгән Равилнең әнисе Зөһрә Вәлиуллина шушы уңайдан болай диде.

“Германиянең Равилне кабул итмәвенә бик кайгырмыйм. Чөнки минем теләгем баламны ислам иленә кайтару. Безгә байлык кирәкми. Динебезне тотып, балаларыбызны ныклап тәрбияләргә урын булса, шул җитә.Улым Равилгә Төркияне тәкъдим итәр идем. Якын да һәм ислам иле дә. Гарәп илләренә китә алса да ярый. Төркия хөкүмәтенә Равилгә сыену урыны бирү турында мөрәҗәгать итү теләгем бар. Ләкин аны кем, ничек язып Төркия хөкүмәтенә җиткерер? Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Улым сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаган, шулай да Русиягә кайтып тора алмый инде. Гуантанамодан кайткан 7 кешенең берсе дә рәхәт күрмәде бит. Равил төрек иленә китә алса, бик риза булыр идем”, диде ул.

Равилнең мактау кәгазьләре

Зөһрә Вәлиуллина “Азатлык” хәбәрчесенә Равилнең Монголия чигендә хезмәт иткәндә тапшырылган рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләрен дә күрсәтте. Чаллы янындагы хәрби частьта азык-төлек склады мөдире булып хезмәт иткәндә дә гел мактауга лаек булган. Зөһрә апада Равилнең фотолары юк диярлек. Аларны кире китерәбез дип, орган кешеләре алып киткән. Ләкин әлегә Равилнең бер генә фотосын да кире кайтаручы юк икән.
XS
SM
MD
LG