Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөһрә апа Гуантанамо төрмәсендәге улын көтә


Зөһрә Вәлиуллина
Зөһрә Вәлиуллина

Барак Обаманың Гуантанамо төрмәсен ябу карарына сөенүчеләр арасында Чаллыда яшәүче Зөһрә Вәлиуллина да бар.

Американың яңа президенты Барак Обама вазфасына керешкәч, беренче эш итеп Гуантанамо төрмәсен ябу турында фәрманга кул куйды. Билгеле булганча, анда Чаллыдан Равил Минһаҗев менә 7 елга якын утыра. Заманында Гуантанамо төрмәсенә Чаллыдан өч кеше эләгә. Һәркайсы үз язмышы белән. Анда булган Айрат Вахитов, Равил Гомәров 4-5 ел элек Русиягә кайтарыла. Ә менә Равил Минһаҗевны шушы утраудагы төрмәдә ни сәбәп беләндер калдыралар һәм ул әлегәчә шунда.

Президент Барак Обаманың Гуантанамо тоткыннарына игътибар бирүенә сөенүчеләр дә бар. Шуларның берсе Чаллыда яшәүче Зөһрә Вәлиуллина. Ул Равил Минһаҗевның әнисе.

Зөһрә апа тумышы белән Иркутски якларыннан. Заманында аның бабаларына богау салып Оренбур якларыннан Себергә сөрәләр. Зөһрә шушында институт тәмамлый. Татар хәрбиенә кияүгә чыгып, Камчаткада 20 елга якын яшиләр. Шушында ике малае туа. Балалар кечкенә чакта ук ире үлеп китә. Соңрак балаларын алып Чаллыга күченә. Балаларының берсе - Равил Кубадагы Гуантанамо утравындагы төрмәгә эләгә. Барак Обама шушы төрмәне ябуы турындагы хәбәрне ишеткәч, Зөһрә апа бик сөенгән.

- Төрмәне ябу турындагы хәбәрне хуплап кабул иттем. Улым Равил 7 ел шунда тикшерүсез, гаепсезгә утыра. Төрмәдән чыкса да, ул бу илгә кайтудан курка торгандыр. Чөнки аннан кайтканнарны кабат кулга алдылар.

- Равил төрмәдә вакытта сез күпме зыян күрдегез, гаиләсе ни хәлдә?

- Йөрәгем белән инвалид булып калдым. Ислам сабыр итәргә куша. Йөрәк барыбер сыкрана, балам өчен кайгырам. Тәмле әйберләр пешергәндә, мин ашыйм, балам нәрсә ашый икән дип елый идем. Шул бала картайтты. Килен һәм оныгым белән без 5 ел буена тату гына бер пенсиягә тордык. Аннан килен оныкны алып Сүриягә, әнисе укыган ислам университетына китте. Аларга булышып, акча җибәреп тордым. Вакыт уза бит, килен шунда тормышка чыккан. Улым гаиләсен югалтты. Киленемне дә, оныгымны да бик ярата идем. Ходай Тәгалә шундый тәкъдир биргән.

- Зөһрә апа, улыгызны азат итә калсалар, аның Русиягә кайтуын теләр идегезме? Матбугатта Равилнең “Алманиядә сыену табар идем” дигән сүзләре дә булды.

- Азат ителгәч, биредә кулга алудан курыкмаса, илгә кайтыр инде. Чит илне сайласа, ислам иле яхшы булыр иде... Ә аңарчы туган җиренә кайтып килергә тиеш.

- 3-4 ел элек Айрат Вахитов, Равил Гомәров Гуантанамодан азат ителеп Чаллыга кайтканнар иде. Аларның язмышы сезгә билгелеме?

- Аларга тынгылык бирмәделәр. Равил Гомәровны шушында кайткач кабат утырттылар, Айрат та тыныч тормышта түгел.

- Улыгыз белән ничек элемтәдә торасыз?

- Хатлар бик сирәк килә. Минем белән Американың хокук яклаучылары элемтәдә торалар. Алар исә Равил белән элемтәдә. Алар 4 тапкыр аның янына барганнар. Аңа уылдык, казылыклар тапшырганнар, аның гаебе юклыгын дәлилләргә тырышканнар. Берничә тапкыр Америка хокук яклаучылары Вашингтонда пикет, митинглар оештырды. Кызыл Хач оешмасы да ярдәм күрсәтте, улыма минем хатларны тапшырды. Шушы оешманың ике вәкиле: француз Пьер һәм Мәскәүдән Лена өемә килеп, Равил белән телефон аша бер сәгать буе сөйләшү оештырдылар. Февраль аенда тагын сөйләшү вәгъдә иттеләр.

- Сөйләшкәндә Равил тоткын тормышыннан зарланмадымы?

- Юк, бер дә зарланмады. Урын-җир чиста, ризыклар җитәрлек, монда эләгүемә үкенмим, күпне күрдем, күпне белдем, диде. Хәзер инде Американың яңа президенты Барак Обама фәрманы белән илгә кайтуын көтәбез. Хокук яклаучылар тиешле документларны әзерләп бетерделәр булса кирәк. Аңа характеристикалар, башка язулар, армияда чакта медаль алу турында кәгазьләрне җыеп бик озак йөрделәр. Иншалла, үзем исән чакта улым чыгар, өметемне өзмим.

Ана йөрәге менә шулай телгәләнә. Зөһрә апа ике юл чатында. Улы Равилнең өйгә кайтуын да тели, ләкин монда иректә калуына да шикләнә.
XS
SM
MD
LG