Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Шәймиев сәламәтлеген тикшермәскә кушты


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстан президентының сәламәтлеген тикшермәскә дигән карарны дөрес дип тапты. Шулай итеп президентның элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазинның гаризасы кире кагылды.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үлеме турында имеш-мимешләр сентябрь аенда интернетта, Шәймиев Төркиядә ялда булганда чыкты. Мортазин Шәймиев үлеме турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә. Гаепләүне кире кагырга теләп, Мортазин, Шәймиевның ялда вакытта саулыгы нинди булуы турында мәхкамә-медицина тикшерүен үткәрергә кирәк дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG