Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкиле фәлестин президенты белән очрашты


АКШ президенты Барак Обаманың Якын Көнчыгыштагы вәкиле Дҗордҗ Митчелл фәлестин хакимияте президенты Мәхмүд Габбас белән очрашты. Митчелл төбәктәге төп максат итеп Газзәдә тынычлыкны дәвамлы итү, дип билгеләде. АКШ вәкиле Хәмәс төркеме вәкилләре белән очрашырга җыенмавын әйтте.

Израильнең "Едиот Ахронот" басмасы язуынча, премьер-министры Эһүд Ольмерт Израиль Көнбатыш Ярдан 60 мең яһүдне чыгарырга тәкъдим иткән. Әмма фәлестиннәр, бу тәкъдимнең сайлау алдыннан ясалганын белгәч, аны кире какты, диде Ольмерт. Израильдә февральдә гөмүм сайлау үтәчәк.

XS
SM
MD
LG