Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә картларны да асрамага ала башладылар


Самар төбәгендә ата-анасыз балаларны гаиләләргә алып тәрбияләү гадәти хәлгә әйләнде.

Кемдер уллыкка, яисә кызлыкка алса, икенчеләре балигъ булганга кадәр аларны үз гаиләсендә аякка бастыра, белем бирә.
Өлкәнең Камышлы районында 2001 елдан башлап ук картларны гаиләләргә алып тәрбияләүне җайга салганнар иде. Самарның үзендә аннан да алдарак Габделәхәт хәзрәт Канюкаев картлар йортыннан татар карчыгын алып үз өендә әнисен карагандай тәрбияләде.
Губерна думасы 2008 елның 10 ноябрендә 121-ГД номеры белән бу яңалыкны канун биеклегендә яклады.

2009 елның беренче гыйнварыннан канун үз көченә керде. Самар өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Вадим Куличенко: “Бу канун уникаль, исләр китәрлек. Бу Русия төбәкләрендә беренче булып тик Самарда гына кабул ителгән. Без беренче булып шундый канун кабул иттек”, диде.

Карт кешене шәхси гаиләгә тапшырганда, кабул итүче гаилә әгъзалары, хәкимият вәкилләре дә катнашырга тиешләр. Бу килешүгә имзалар куелып, рәсми документка әйләнә.

Беренче булып тәрбиягә 84 яшьлек Анфиса түтәй Карпованы теркәделәр. Озын тормыш юлын узган сукыр әбине өч балалы ирле-хатынлы Юрий һәм Галина Даниловлар алды. Ә менә берүзе яшәүче Сергей Федотов үз тәрбиясенә ирле-хатынлы Вера һәм Владимир Беловларны алган.

Самар, Яңа Куйбышев шәһәрләрендә, Кинель, Пестравка, Похвистнево, Шентала, Чаллы Баш, Исаклы, Елхау районнарында 40 гаилә ялгыз картларны тәрбиягә алдылар инде.
XS
SM
MD
LG