Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин хакимияте зәгыйфьләнә барамы?


Путин дистә ел буе үзәкләшкән авторитар идарә ныгыту белән шөгыльләнде
Путин дистә ел буе үзәкләшкән авторитар идарә ныгыту белән шөгыльләнде
Беренче карашка, бар нәрсә дә тәртиптә шикелле. Путин белән Медведев килешеп идарә итә, хакимият бердәм, җәмгыять чагыштырмача тыныч. Сирәк-мирәк каршылык чаралары булгалап тора, ләкин милиция аларны вакытында бастырып бара.

Дистә ел буена Владимир Путин Русиядә үзәкләшкән авторитар идарә ныгыту белән шөгыльләнде. Әммә нефть бәясе төшеп, икътисад аксый башлагач, аның хакимият баганасы да какшый башлады сыман. Югары даирәдә тартышулар күзәтелә, төбәк җитәкчеләре Кремльнең уенчыгы булырга теләми.

Владивостокта Мәскәү милициясе

Узган айда Владивостокта чит ил машиналарына салымны арттыруга каршы протест чарасында бер сәер нәрсә күзәтелде. Бу урам җыенын куып тараткан милиция Мәскәүдән килгән булып чыкты. Җирле милиция протест белдерүчеләргә каршы көч кулланырга теләмәгән.

Ерак көнчыгыштагы демонстарцияне кыуп таратырга дип Мәскәүдән 9 мең чакырым ераклыкка миллиция төркемен җибәрү өчен җитди сәбәп булырга тиеш. Кайбер күзәтүчеләр моны Кремльнең "нервылары какшый" башлавы белән аңлата.

"Хакимият баганасы аксый башлады, – ди Мәскәүдәге сәясәт белгече Дмитрий Орешкин. – Өстән фәрманнар төшерелә, аста алар үтәлми, чөнки чиновниклар шәхси эшләре белән мәшгуль. Бу совет хакимияте җимерелер алдыннан булган вазгыятьне хәтерләтә."

Хакимияттә эчке көрәш

Русияне яңарту, ил белән нәтиҗәлерәк идарә итү нияте белән Путин 2000 елдан бирле үзәкләшкән авторитар систем төзү белән мәшгуль. Кайвакытта көч кулланыла.

Күпчелек очракта совет чорындагы номенклатура системы эшли – эш урыннары, вазыйфалар, милек, ташламалар “ләббәйкә” дип үрә катып торган түрәләргә өләшенә.

Ләкин, нефть бәясе төшкән саен, патша өстәленнән төшкән калҗа да юкара бара. Бу хакимияттә киеренкелек артуга китерә.

"Хакимияттәге эчке көрәш беркайчан да тукталмый, - ди Мәскәүдәге Панорама үзәге белгече Владимир Прибыловски. – Ул йә пыскып тора, йә кабынып китә."

Путин-Медведев тандемы

Путин-Медведев тандемы моңарчы сәгать кебек эшләде. Чөнки Медведев, килешенгәнчә, кабат президент булачак Путинга урын җылытып торучы дип кабул ителде.

Ләкин икътисад аксый башлагач, илнең киләчәге ул кадәре анык түгел. Ике арада пәйда булган каршылыкны күзәтүчеләр шуның белән аңлата.

Новое Время басмасы язуынча, узган айда Медведев бер төркем икътисадчы белән очрашкан. Алар аңа әгәр хөкүмәт тиешле чаралар күрмәсә, илне каза көтә дигән.

Бу очрашү нәтиҗәләре хөкүмәт җитәкчесенә дә җибәрелгән. Басма язуынча, Путин моны Медведевның кризис вакытына идарәне үз кулына алу нияте дип аңлаган.

"Силовиклар" һәм икътисадчылар

Белгечләр әйтүенчә, Путин тирәсендәге "силовиклар" белән Медведев тирәсендәге икътисадчылар арасында җитди каршылыклар бар.

Игорь Сечин
Путинның беренче урынбасары Игорь Сечин кебек "силовиклар", бар нәрсә илдә тәртип җитмәүдә, дип саный һәм эшкуар элитаның "шөрефләрен катырак борырга" чакыра.

"Путин төркеме басымны көчәйтүгә өметләнә. – ди Орешкин. – Медведев төркеме дөньяга башкачарак карый. Алар фикеренчә, йодрык янап түгел, икътисадны дөрес аңлап эш итү кирәк."

Путин белән Медведев җәмәгатьчелеккә тату булып күренергә тырыша. Әйтик, яңа елның өченче көнендә алар Сочида бергәләп чаңгы шуды.

Медведев көчен арттыра

Бу тышкы татулыкка карамастан, сәхнә артында ике төркем арасында көрәш бара. Дилбегә, әлбәттә, Путин кулында, ләкин соңгы айларда Медведев көчен шактый арттырды, ди белгечләр. Берничә мисал.

Путин Владивостокта протест чарасын бастырырга теләмәгән милиция башлыгын урыныннан алырга теләгән. Медведев моңа каршы чыккан. Шул ук вакытта, үзенең намзәте, элекке оппозиция вәкиле Никита Белыхны Киров өлкәсенә губернатор итеп куйган.

Ә менә "силовиклар" вәкиле Сергей Чемизовның “Норильский никель” ширкәте башлыгы булуына каршы чыккан. Нәтиҗәдә бу урын заманында Ельцин идарәсен җитәкләгән Александр Волошинга эләккән.

Орешкин фикеренчә, икътисади хәлләр мөшкелләнә барган саен, илдә социаль киеренкелек артачак, Медведевка Путиннан читләшергә туры киләчәк:

"Медведев әлегә бар мөмкинлекләрен дә кулланырга теләми, чөнки чын хакимият Путин кулында. Ләкин вазгыять начарая барса, җавапны Путинга тотарга туры киләчәк."

Төбәкләр баш күтәрә башлый

Мәскәүдәге шушы хәлләрне сизепме, кайбер җирле җитәкчеләр дә башын күтәрә башлады.

Шәймиев (с) Сечин белән Чаллыда
Приморски депутатлары Владивостокта протест белдерүчеләрне хуплап, чит ил машиналарына кертелгән зур салымны бетерергә чакырган карар кабул итте.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Мәскәүнең милли компонентны юкка чыгарган канунына каршы чыкты.

Татарстан һәм Башкортстан рәсмиләре төбәк җитәкчеләрен Мәскәүдән билгеләүгә дә каршы чыга.

Баш күтәрүләр бастырылачак

Мондый гамәлләр киләчәктә артырга мөмкин, ди Heritage Foundation оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Евгений Волк:

"1990-нчы еллардагы хәлләр кабатланырга мөмкин. Ул чакта да төбәкләр контрольдән чыгарга тырышты. Хәзер дә Мәскәү җирле милициягә ышанмый."

Әммә, хакимият бүленгән булып күренсә дә, баш күтәрүләрне бастыруга килгәндә бердәм булачак, ди Волк:

"Вазгыять начарайса һәм Грузия, Украинада шикелле төсле инкыйлаб ихтималы туса, хакимият иң кырыс чараларга барачак."

Шушы хәлләргә хәстәрлек күрү йөзеннәнме, Дума террорчылык, тотык алу, канунсыз кораллы төркемнәр, чуалышлар, хыянәт, күзләү, баш күтәрүгә өндәү кебек эшләрдә җәмгыять мәхкәмәсен куллануны көчтән чыгарган карар кабул итте.

XS
SM
MD
LG