Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргыз оппозициясе президентның китүен таләп итә


Кыргызстан оппозициясенең Берләшкән Халык Хәрәкәте президент Корманбәк Бакиевны урыныннан китәргә чакырды. Ачык хатта бу хәрәкәт Бакиевны икътисади проблемаларда һәм оппозиция вәкилләренә каршы җинаять эше ачуда гаепли.

Кыргызстан оппозициясенең 5 вәкиленә каршы җинаять эше ачылган, алар арасында элекке тышкы эшләр министры Аликбәк Дҗекшенкулов һәм парламентның элеке башлыгы Өмәрбәк Текебаев та бар. Элекке министрны 17 мең долларны үзләштерүдә гаеплиләр. Парламент спикерының исә корал тотуы шикләнелә.
XS
SM
MD
LG