Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Риза Фәхретдинне искә алдылар


Радик Әмиров (С), Римзил Вәлиев, Тимур Сөләйманов
Радик Әмиров (С), Римзил Вәлиев, Тимур Сөләйманов

Мәскәүдә Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 елга багышланган конференциядә катнашучылар, Фәхретдиннең фикерләре бүген дә актуаль, ул тиңнәр булмаслык югарыкка ия, дип белдерделәр.

Мәскәүнең үзәк журналистлар йортында, Радик Әмиров җитәкчелегендәге мөселман журналистлары лигасы, Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 тулуга багышланган Бөтенрусия конференциясе уздырды.

«Күренекле фикер иясе һәм нәширнең тууына 150 ел уңаеннан Ризаэтдин Фәхретдин Русия журналистика тарихында» дип аталган конференциягә вәкилләр Казан, Оренбур, Төмән, Татарстан, Уфа, Мәскәүдән дә килгән иделәр. Конференциядә шулай ук, Мәскәү университетының журналистика факультеты студентлары да, Русия журналистлары берлеге җитәкчеләре дә бар иде.

Шулай ук галимнәрдән Абдулхан Әхтәмҗан, Йолдыз Халиуллин, Тәүфыйк Ибраһим, Камил Сәетовр катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук Казаннан Римзил Вәлиев, Ризаэтдин Фахретдиннең музей директоры Диләрә Гыймранова, шулай ук Ризаэтдин Фахретдин турында зур күләмле китап авторы Роза Афзалова-Сәлманова, Оренбурдан «Яңа вакыт» газетасы баш мөхәрире Фәннүр Гайсаров, «Хөсәения» мәдрәсәсе директоры Әлфит Шәрипов һәм башкалар бар иде.

Көне буе барган, ике бүлектән торган конференциядә чыгыш ясаучылар Риза Фәхретдиннең эшчәнлеген дә, журналистикага керткән өлешен, ислам динен үстерүдә куйган хезмәтләрен дә яктырттылар.

Конференция Коръәннән сүрәләр уку белән башланып китте. Римзил Вәлиев, Согуд Гарәбстаны дәүләте оешканнан соң, анда илче итеп билгеләнгән якташы Кәрим Хәкимовның Русия дәүләте аша Мәккәдә узган беренче бөтендөнья мөселманнар конференциясенә Риза Фәхретдинне чакыру тарихын сөйләде.

Дин белгечләре арасында Риза Фәхретдинне генә түгел, Шиһабетдин Мәрҗәнине, Муса Бигиевны бик югары бәяләгән Шәрыкъ институы профеессоры Тәүфыйк Ибраһим үзенең фикерен белдереп болай диде:

«Бүген чыгыш ясаучылар арасында Риза Фәхретдин вәсыятьләрен алга таба да үстерергә кирәк дип әйтүчеләр булды. Ләкин ул калдырган фикерләрдә шул хәтле яңалык һәм новаторлык, без әле ул әйткәннәргә кадәр үсеп җиткәнебез дә юк. Без аннан 100-200 елга соңарганбыз. Аның динне аңлавы һәм аңлатуы диннәрара теләктәшлеккә нигез булып тора. Муса Бигиев фикерләренә нигез бирүче дә Ризаэтдин Фәхретдин. Алар әйтеп калдырган фикер югарылыгана әле бернинди илдә дә беркемнең күтәрелгәне юк диде», Тәүфыйк Ибраһим.

«Иманлы төбәк җәүһәрләре» дип аталган китап авторы, Риза Фәхретдин авылыннан булган Роза Афзалова-Сәлвәнова: «Без Риза Фәхретдин укыган мәдрәсә бинасында белем алган кешеләр. Аның туган ягында бүген дә иманлы, кешеләр яши. Авыл халкы кимеми, яңа йортлар үсә бара. Бүгенге көндә бу сөнечле күренеш», диде.

Конференциядә шулай ук Риза Фәхретдиннең бертуган энесенең улы, бүгенге көндә Зеленоград шәһәрендә яшәүче Фәрит Фәхретдинов та катнашты. «Безнең өйдә Риза Фәхретдиннең китаплары, кулъязмалары саклана. Без аны Казанга, Риза Фәхретдин иҗаты белән шөгыльләнүче галим Әнвәр Хәйригә, шулай ук Диләрә Гыймранова белән Ризаэтдин Фәхретдин музеена тапшыру турында сөйләштек инде», диде ул.
XS
SM
MD
LG