Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ризалар һәм риза булмаучылар урамга чыкты


Русия калаларында урам җыеннары узды. Мәскәү һәм Петербурда оппозициягә чараларга рәсми рөхсәт бирелмәде. 40-60 кеше кулга алынды.

Бер елга якын барган икътисади үсеш һәм югары нефть бәяләреннән соң финанс кризис Русиядә үзен аеруча кискен сиздерә башлады. Эшләрен югалту, бәяләрнең артуына риза булмыйча урамга чыгарга әзер булган халыкны хөкүмәт яклы көчләр узып китеп үзләре урам җыеннары оештырды.

Каршылык чаралары Русиянең Ерак Көнчыгышында башланырга тиеш иде. Әмма Хабаровскида оппозиция урамга чыкмады. Коммунистлар җыеласы урыннарда булып кайткан Азатлык хәбәрчесе бер кемне дә күрмәгәнен сөйләде. Аның каравы "Бердәм Русия" үз чарасын оештырды, аңа мең ярым кеше килгән.

Владивостокта каршылык чарасына чыккан халык Владимир Путин хөкүмәтен икътисади проблемаларны чишмәүдә һәм иреклекне кысуда гаепләде:

"Без сайлау һәм сайлану хокукыннан мәхрүм ителүгә каршы, шулай ук халыкны изүгә каршы," дип чыгыш ясады Владивосток кешесе.

Ерак Көнчыгышта урам җыены тыныч узган булса, Мәскәүдә хәлләр киеренке төсмер алды. Иминлек көчләре дистәдән артык кешене кулга алды, алар арасында национал-большевиклар башлыгы Эдуард Лимонов та бар. Аларга урам җыенын уздыру рөхсәте булмаган.

"Монда барысы да Һолливуд киносын хәтерләтә. Меңләгән байрак, меңләгән кеше. Сәхнәдә Дума депутатлары", дип сөйләде "Бердәм Русия" чараларының берсендә булган Азатлык хәбәрчесе Мумин Шакиров.

Каршылык чараларын бер берсенә бер катнашы да булмаган Гарри Каспаровның Берләшкән ватандашлар фронты, Совет офицерлары берлеге, Яблоко сәяси партиясе оештырды.

Казанда Бауман урамында "Бердәм Русия" оештырган чарада кешеләр "Халык-Медведев-Путин-Шәймиев-бергә җиңәчәкбез" дигән шигарьләр тоткан булган.
XS
SM
MD
LG