Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада парламент сайлавы апрельдә үтәчәк


Молдова парламенты парламент сайлавын 15 апрельдә үткәрергә дип тавыш бирде.

Ил президенты, коммунист Владимир Воронин хакимияттә 8 ел булды. Конституция аңа өченче мәртәбә президент булып сайлануны тыя.

Хәзер аның премьер-министр, парламент рәисе яки парламенттагы иң зур төркем җитәкчесе буларак хакимияттә калырга тырышачагы турында имеш-мимешләр таралды.

Фикер белешүләргә караганда, коммунистлар бу сайлауда 25-30 процент тавыш җыярга мөмкин.
XS
SM
MD
LG