Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиска һәр фирканең үз тәкъдиме


Дәүләт шурасына сайлаулар финанс кризисы тәэсирендә узуы сәбәпле, бүген фиркаләр үз программаларында кризистан чыгу юлларын тәкъдим итә.

“Халык – Медведев – Путин – Шәймиев без бергә җиңәчәкбез!” “Бердәм Русия”леләр шундый шигарь белән Казан үзәгендә кризиска каршы чараларга багышланган урам җыены үткәрде. Шулай да, кризистан нинди юллар белән чыгып була соң? Икътисадчылар бу сорауга бер, ике, өч дип санап җавап бирергә ярата. Янәсе, сәнәгать оешмаларына акча бирергә, кредит шартларын җиңеләйтергә кирәк һәм башкалар. Урам җыеннарына чыккан гади халык исә, кризистан чыгу юллары нинди дигәндә, башын як-якка селки.

Бу сорауга сәяси фирка әгъзалары да җавап эзли. Чөнки сайлауның кризис тәэсирендә узуы көн кебек ачык. Шунлыктан бүген һәр фирка кризистан чыгу юлларын үзенчә күрә.

“Бердәм Русия”леләр ял көне Шаляпин һәйкәле янында җыелып үз фикерен әйтте. Җыен күңелле үтте. Фирканең сәяси шура сәркәтибе урынбасарлары Александр Гусев, Римма Ратникова берсе урысча, икенчесе татарча чыгыш ясады. Мөгаен бу чарадан соң, “Бердәм Русия”леләрне күпләр оптимистлар дип атагандыр. Гусев сүзләренчә, финанс кризисы алдагылары кебек Русиядә генә түгел, ә бөтен дөньяга таралган. Дмитрий Медведев, Владимир Путин исә бүген илне кризистан чыгару өчен бөтенесен эшли, ди ул. “Бердәм Русия”леләр фикеренчә, Татарстан икътисадының 60% дөнья икътисадында бәйле булгач, кризис тәэсире нык сизелә. Әмма алар, республиканың бу сынауны аз югалтулар белән кичерәчәгенә ышана.

Сайлауга 1 ай вакыт калды. 2 февральдән башлап сәяси фиркаләр мәгълүмат чараларында үзләрен рекламлый башлый. Бүген рәсми мәгълүмат чараларында кайсы фирканең, бер мандатлы төбәкләр буенча кайсы депутатның кайчын чыгыш ясау вакыты бастырылды. Сәясәтчеләр фикеренчә, мәгълүмат чаралары аша халыкка мөрәҗәгать иткәндә дә фирка әгъзалары иң элек кризис темасына кагылачак. КПРФ фиркасе башлыгы Хафиз Миргалимов исә, кризистан мондый чыгу юлларын тәкъдим итә.

Хафиз Миргалимов
“Без кризистан чыгу юлын 15 ел буе әйтеп килдек. Русия 15 ел кризисның эчендә иде, хәзер инде тышына чыкты. Беренче чиратта, нефть, газ, энергетиканы халыкка кайтарырга кирәк. Бу байлыклар байлар кесәсендә түгел, дәүләт, халык кесәсендә калырга тиеш. Америка һәм Көнбатыш илләр үзләренең сәнәгать оешмаларына иң түбән процент белән кредит бирде. Ә безнекеләр нишли? Банклар дәүләттән 5% белән акчалар алып шуны 15-18% белән сатып ята. Бу тармакта да тәртип урнаштырырга кирәк.

Америка президенты Рузвельт заманында илне кризистан чыгару өчен бөтен банкларны ябып бер банк калдырды. Аны ныклы күзәтү астында эшләтте. Кризиска каршы көрәшкәндә илдә күпләп эш урыннарын булдырырга, авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә кирәк. Бүген салым тармагы да дөрес эшләми. Байлар да, хәерчеләр дә бер үк күләмдә салым түли. Алай булырга тиеш түгел. Салымның 60%-ты төбәктә калып, калганы федераль үзәккә күчерелгәндә генә уңай нәтиҗә була ала”, ди Хафиз Миргалимов.

“Бердәм Русия” белән КПРФ фиркаләреннән аерылмалы буларак, “Гадел Русия”, ЛДПР фиркаләрек халык ул кадәр үк белми. Аларның офисларының кайда урнашканы да билгеле түгел, матбугатта да бу фиркаләр турында мәгълүмат аз. Аның каравы алар сайлауда катнашачак һәм Дәүләт шурасында үз урынын алырга тели. “Гадел Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге сәркатибе Илдар Назыйров фирка кризиска каршы мондый программа тәкъдим итә, ди.

“Безнең фирка иң элек кече һәм урта эшмәкәрләргә кризис вакытында салым түләтмәү ягында. Иң элек аларга ярдәм итәргә кирәк. Шулай ук без, коммуналь хуҗалык түләүләрен арттыруга каршы. Бу түләүләр хезмәт хакының 10%нан артырга тиеш түгел. Моннан тыш, без пенсионерларга социаль ташламаларны кайтару яклы. Кризис вакытында, эшсез калучыларның саннары арту сәбәпле, без ипотека кредитларын түли алмаучыларга карата кайбер ташламалар булдырырга тәкъдим итәбез”, ди Илдар Назыйров.
XS
SM
MD
LG