Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис гомерләрне өзә


КамАЗ яңадан туктаган
КамАЗ яңадан туктаган

Русиядә эшсезләр саны арта, төрле тәбәкләрдә бурычларын түли алмыйча үз-үзләренә кул салучылар турында хәбәрләр күбәя.

Русия моңа кадәр дә суицид, ягъни үз-үзенә кул салучылар саны ягыннан дөньяда иң югары урында тора иде. Быел Русиядә бу күрсәткеч артырга мөмкин.

Байлар да елый


Бизнестагы кыенлыклар аркасында күптән түгел Мәскәүдә очкычка һәм поездга билет сатучы СОБИ ширкәте башлыгы Владимир Зубков өенең ишегалдында үз-үзенә аткан.

Екатеринбурдагы рестораннар хуҗасы Алексей Доронин үз-үзен агулаган. Петербурда дару сатучы ширкәт башлыгы һәм аның урынбасары кыенлыклардан үлеп котылырга булган.

Урта сыйныф белән бергә олигархлар да бурычка баткан. Күптән түгел Германиядә миллиардлар иясе поезд астына ташланган.

Русияне иң бай кешеләрнең берсе Олег Дерипаска банкрот дип игълан ителергә мөмкин, аның кул астындагы ширкәтләрнең бурычлары 30 миллиард доллардан артык дип исәпләнә. Бу аның бөтен булган байлыгыннан да күбрәк, ди белгечләр. Әмма ул Давос форумына барып тормыш авырлыкларыннан зарланса да, кризистан чыгу юллары турында уйлый.

Үлеп котылу

Эш хакына гына өметләнеп яшәгән миллионлаган гади кеше дә авыр хәлдә калды. Аларның кайберләре тәмам өметләрен өзде.

Магнитогорскидагы татар кешесе Руслан Шәрәпов, эшсез калгач һәм машина өчен кредит түли алмавын аңлагач, асылынырга булган. Шундыйрак хәл Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә дә булган.

Пильна авылындагы машина йөртүче 45 яшьлек бер кеше эшсез калудан куркып, эчүгә сабышкан, аннан мылтыктан йөрәгенә аткан.

Гомерләрен үз теләге белән өзергә тырышу турында куркыныч хәбәрләр Екатеринбур, Волгоград өлкәсе, Новосибирски, Омск өлкәсе һәм Воронеждан да килә.

Халык ачулы


Зур шәһәрләрдә эш табып булса, бер генә ширкәткә бәйле булган кечкенә калаларда хәлләр авыррак. Русия төбәк институты санап чыгарганча, Русиядә андый шәһәрләр 400-дән артык. Халык урамнарга чыгарга, юлларны ябырга әзер. Бу ял көннәрендә Русиянең 72 төбәгендә урам җыеннары үткән, дип хәбәр итә Newsru.com

Татарстанның Казаннан соң икенче иң зур шәһәре Чаллыда төп эш бирүче ширкәт “КамАЗ” эшен яңадан туктатып тору турында хәбәр итте.

Эшчеләргә эш хакы өлешчә түләнергә тиеш дип хәбәр ителә, әмма үткән ел ахырында айлык акчалар вакытында бирелмәгән булган.

Ипотека һәм башка төрле кредит түләгән эшчеләрнең төрле юллар белән акча табарга тырышуы турында әйтелә.

Татарстанның хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада гыйнварның 20 көнендә генә эшсезләр саны 19%-ка арткан.

Рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 31,5 мең кеше эшсез санала. Әмма бу республикадагы актив халыкның 1,64% гына тәшкил итә икән.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы вәкилләре әйткәнчә, соңгы вакытта республикада үз-үзенә күл салучылар саны артмаган. "Гадәттә суицид очракларын кризиска бәйле булу, булмау мәсьәләсендә бүлеп карамыйлар, бурычларын түли алмыйча үз-үзенә кул салу очраклары турында хәбәрләребез юк", диде министрлыкның матбугат хезмәте вәкиле Әлфия Сафина.

Соңгы булган очрак, яшь егетнең балконнан ташлануы, кризис белән бәйле түгел дип аңлаталар.

Эшең булмаса, урам себер

Татарстан хакимиятләре эшсезлекне киметер өчен хөкүмәт акчасына төрле эш урыннарын булдырмакчы. Татарстанның мәшгульлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, “КамАЗ”, “Татнефть”, Серго исемендәге һәм Бөгелмәдәге ширкәтләрнең хезмәткәрләренә җәмәгать эшләре тәкъдим ителгән. Әлегә төрле тармакларда 1 меңнән артык эш урыны булдырылган. Хөкүмәттә бу санны 25 меңгә җиткерү бурычы куела.
XS
SM
MD
LG