Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Капитализм булмаса, кризис та булмас иде”


31 гыйнвар республика коммунистлары урам җыены уздырды.

Ул “Капитализм булмаса, кризис та булмас иде” дигән шигарь белән узды. Чара башкаланың Ленин мәйданында үтте. Анда 200-дән артык кеше катнашты. Чыгыш ясаучылар эштән кыскартуларга, бәяләр сикерүгә, коммуналь түләүләр үсүгә борчылу белдерде.

Республика коммунистлары башы Рифкать Гарданов мондый чаралар даими, хакимият халык тавышын ишеткәнче узачак дип ирештерде. Республика районнарында ул көнне барлыгы шундый 8 чара үтте.
XS
SM
MD
LG