Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очкычта тәмәке тартучыга камчы җәзасы бирелә


Согуд һава юллары очкычында тәмәке тарткан бер юлчы 30 мәртәбә камчы белән сугуга хөкем ителде.

Saudi Gazette язуынча, илнең төньягындагы Кораятта шәһәреннән Җиддәгә барган очкычта бер юлчы тәмәке тартуын туктатудан баш тарткан.

Җиддәгә килеп җитү белән аны кулга алып мәхкамәгә тапшырганнар. Мәхкамә аңа 30 мәртәбә камчы белән сугарга дигән карар чыгарган.
XS
SM
MD
LG