Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Казанга җыена


Төркия президенты Габдулла Гөл 12-15 февральдәге Русия сәфәре вакытында Казанга да киләчәк.

Дипломатик чыганаклар белдерүенчә, Төркия президенты Габдулла Гөл (Abdulla Gül) 12-15 февраль көннәрендә Русия президенты Дмитрий Медведев чакыруы белән Русиягә килә.

Мәскәүдә Медведев белән Гөлнең террорга каршы көрәш, Газзә, газ һәм ягулык өлкәсендә хезмәттәшлек кебек күп кенә темаларга сөйләшүе көтелә.

Очрашу барышында 2004 елда ул чактагы президентлар Әхмәт Нәҗдәт Сәзәр белән Владимир Путин имзалаган Үзара дуслык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү турындагы уртак декларация яңадан каралачак.

Мәскәү сәфәрен тәмамлаганнан соң Гөл 14 февральдә Казанга киләчәк. Шул көнне ул Корстон кунакханәсендә Татарстан-Төркия эшмәкәрлек форумын ачуда катнаша.

Соңрак аның Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән аерым һәм киңәйтелгән төркемдә сөйләшүләреннән соң, очрашу нәтиҗәләре белән журналистларны да таныштыру булачак.

Очрашуда былтыр Татарстандагы татар-төрек лицейларының төрек укытучыларына эш визаларын озайтмауга бәйле ризасызлыклар мәсьәләсе күтәрелерме, юкмы - билгесез. Мәгълүм булганча, узган елда Татарстаннан барлык төрек укытучылары Төркиягә кайтарып җибәрелгән иде. Русия хакимияте аларның эш һәм тору визаларын озайтмады.

Казан сәфәренең икенче көнендә Төркия президенты Казан Дәүләт Университетына барачак, анда Гөлгә шушы уку йортының фәхри профессоры исеме биреләчәк. Шуннан соң Казан ратушасында 2013 елгы Универсиаданы тәкъдим итү чарасында катнашканнан соң төрек президенты Татарстан башкаласыннан туры Анкарага кайтып китә.
XS
SM
MD
LG