Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама җаваплылык үрнәкләрен күрсәтә


Обама хатыны Мишель белән Вашингтон мәктәбендә балалар белән очраша
Обама хатыны Мишель белән Вашингтон мәктәбендә балалар белән очраша
20 гыйнвар көнне үзенең инагурация чыгышында Обама "җаваплылык чорын" игълан иткән иде. Алга таба ничек булыр, әлегә ул үзен сүзендә торган егет итеп күрсәтә. Дөньяда иң куәтле җитәкче саналган кеше, телевидение алдына чыгып, гап-гади кеше шикелле кыенсына-кыенсына хатасын танып, гафу үтенде.

"Мин монда телевидениегә чыгып, төп башына утырганымны әйтәсем килә. Җаваплылык чоры менә шул инде – эш хаталар ясамауда түгел, аларны таный белүдә һәм башка кабатламауда. Без шулай эшлиячәкбез."

Хатаны тану

Сүз Обама хөкүмәтендә югары урыннарга дәгъва иткән ике кеше турында бара. Том Дашл сәләмәтлек министры, Нэнси Киллефер – бюджет чыгымнарын күзәтүче рәсми буласы иде.

Икесенең үз вакытында салым түләмгәне ачыкланды. Киллефер 2005 елда хезмәтче тоткан өчен салым түләмәгән.

Дашл дусты биреп торган машина кулланганын, киңәшләр биргән өчен гонорар алганын һәм үзенең хәйрия акчаларын декларациягә кертмәгән. Икесе дә хөкүмәттәге урынга дәгъва итмәячәген белдерде.

Дашлның салымнары 140 мең доллар чамасы җыелган булган. Ул аларны соңрак түләгән, ләкин президент исеменә язган хатында, бу хәлдән соң сәләмәтлек министры була алмавын әйткән.

Кагыйдә һәркемгә бер

Минем хөкүмәттә бары тик чиста куллы кешеләр булачак, дип вәгъда иткән Обама өчен бу көтелмәгән хәл булды. Телевидениедә ясаган чыгышында ул кагыйдәләр һәркем өчен бер булачак, диде.

"Мин бу хатамны таныйм, ахыр чиктә безнең өчен бу мөһим һәм без моны халыкка җиткерергә тиеш – салым түләгәндә түрәләр өчен бер, гади халык өчен икенче кагыйдә була алмый."

Дашлның китүе Обама өчен зур югалту булачак. Обама сәләмәтлек саклау өлкәсендә киң күләмле реформалар вәгъда иткән иде. Бу эшләрне сәләмәтлек саклау тармагында һәм Конгресс белән эшләүдә зур тәҗрибәсе булган Дашл башкарасы иде.

Конгресста 900 миллиард долларлык ярдәм пакеты тикшерелеп яктанда Обама моның ише күңелсез хәлләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр булуы өчен үкенеч белдерде.

"Мин һәм минем кешеләр моңа борчылды. Ләкин моны тәртипкә салырга кирәк иде. Чөнки безгә аннары икътисадка алынырга, кешеләрне эшкә кайтарыга кирәк."

Америка үзе турында гына уйламый

Ярдәм програмы дигәннән. Бу програм кысаларындагы проектларда бары тик Америкада җитештерелгә маллар гына кулланылырга тиеш дигән җөмлә халыкара җәмәгатьчелектә тискәре реакция тудырды.

Европа Берлеге һәм Канада Американы протекционизмда гаепләп Конгресска хат юллады.

Обама бу җөмләне дә йомшарту хәстәрлеген күргәчәген әйтте. Бу дөнья кризисы вакытында американнар үзләре турында гына уйлый дигән фикер калдыра ала, диде ул.

Обама бу җөмләне төзәтә алырмы, әйтүе кыен. Вашингтоннан килгән хәбәрләргә караганда, Конгресс анны йомшартырга түгел, киресенчә, кырыслатырга җыена.



XS
SM
MD
LG