Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 172 урамга яңа исем кирәк


Бер үк исемдәге урамнар бигрәк тә почта һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшендә зур кыенлыклар тудыра.

Гадәттә Казанга беренче мәртәбә кунакка килүчеләр тимер юл вокзалында такси алырга ярата. Әгәр сезнең туганнарыгыз, я танышларыгыз Үзәк яки Мәктәп урамында торса, эшләр харап. Йөртүче башкаланың кайсы ягына элдердерергә дип баш ватып хәйран гына озак уйланып утырачак. “Ул урам янында тагын нәрсә бар соң?” дип сорап та куячак. Чөнки андый исемдәге урамнар барлыгы унау.

“Бүтән шәһәрдән кунаклар килде дә, безнең Магистраль урамын таба алмады. Ә Казанда андый урамнар өчәү”, дип Казан Думасы топонимика комиссиясе белгече Гүзәл Сафиуллина, буталчыклар туып торганга туеп гариза язучылар барлыгын да әйтеп узды.

Сафиуллина әйтүенчә, Татарстан башкаласында 98 урам исемнәре ике яки берничә тапкыр кабатлана. Нигә алай булган соң?- дигән сорау да туарга мөмкин.

“Төрле вакытта Казанга төрле авыллар кушыла барган. Мәсьәлән, Калуга, Крутушка, Щербаков, Константиновка. Аларда да шундый ук исемнәр дә булганга, хәзер кабатлана”. Шуңа күрә топонимика комиссиясе 172 урамга яңа исем бирү эшенә кереште.

Бу гамәлдә катнашырга казанлыларның үзләрен дә чакырдылар. Телефоннан шалтыратып та, электрон почта аша да safguz@inbox.ru тәкъдимнәр җибәрергә мөмкин.

“Телефон аша шалтырата башлаганнарына бүген өченче көн. Күбесе күренекле табиплар, дикторлар, конструкторлар исемнәрен тәкъдим итә. Татар исемнәренә килгәндә, Терегуловны, Аббасовны әйттеләр”, дип Гүзәл Сафиуллина кайберәүләрнең Казандагы татарча урам исемнәрен белмәүләрен дә искәртеп үтте. Инде куелган исемнәр Исхакый, Бигиевларны кабат тәкъдим итүчеләр дә бар икән.

Әлегә халык һәм топонимика комиссиясе бик кыска 15 йортка кадәр булган урамнарга яңа исемнәр уйлый. Ә гомүмән, бу эш урамның зурлыгына карап биш этапка бүленәчәк. Кайчан төгәлләнәсе дә тәгаенләнмәгән. Сафиуллина беренче өлеш май айларына әзер булырга мөмкин дип белдерә.

Халык башта исемнәр тәкъдим итә. Аннан комиссия аларны тикшергәннән соң, һәм халык ризалыгын алгач, әгәр дә лаек дип тапса, Казан шәһәре думасына тәкъдим итәчәк. Ә кеше исемнәре тәкъдим ителәсе урамнар министрлар кабинетына тапшырыла. Анда расланачак.

Сафиуллина сүзләренчә, урам исемнәренә караганда, халык бигрәк тә автобус тукталышлары атамаларыннан канәгать түгел икән. Бу эш топонимика комиссиясе карамагында түгел, ә шәһәрнең транспорт комитеты вәкаләтләрендә.

Инде алыштырыласы урам исемнәренә килгәндә, юкка бу комиссия эшне иң кыскаларыннан башлаган, билгеле кешеләрнең һәм матур исемнәр аларга кушылып бетеп, озыннарына ни калыр, дип борчылучылар да юк түгел.

Урам исемнәре, канун нигезендә, ике телдә, өскә татарча һәм аның астына урысча язылырга тиеш, ди Сафиуллина. Билгеле булганча урысчасы белән генә калган очраклар да әз түгел. Бу эш Казандагы район хакимиятләре өстендә. Алар “барсы да тәртиптә” дип әйтсә дә, урысча исемне генә элеп, татарчасын онытырга ярата, ди Гүзәл Сафиуллина.
XS
SM
MD
LG