Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: җинаятьләр аз ачыла


Русия президенты Дмитрий Медведев хокук саклау оешмалары җинаятьчелеккә каршы көрәшне бертуктаусыз ширкәтләрне һәм кәсепчеләрне тикшерүләгә генә кайтарып калдырмаска тиеш диде.

Җомга көнне Мәскәүдә Русия эчке эшләр министрлыгы утырышында чыгыш ясап Медведев андый тикшерүләр бары тик җинаять эшен тикшерү кысаларында гына була ала диде.

Президент шулай ук җинаятьләрнең аз ачылуына зарланды.
XS
SM
MD
LG