Accessibility links

Кайнар хәбәр

Провокацияләр ихтимал, ди хәкимият


Чаллы хәкимиятендә алдагы сайлау белән бәйле зур киңәшмә булды.

Анда шәһәр хәкиме Илдар Халиков: “Миндә булган мәгьлүматларга караганда, 1 мартта Татарстан Дәүләт шурасына сайлау көнендә кайбер сәяси берләшмәләр провокация, чуалышлар әзерли. Һәрбер канунсыз күренешкә тиешле җавап булачак”, диде ул.

Шушы киңәшмәдә беренче март көнне Чаллыдагы җәмәгать тәртибен күзәтергә 1000-ләп милиция хезмәткәре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гаскәреннән 200-ләп солдат һәм офицер җәлеп ителәчәге әйтелде.
XS
SM
MD
LG