Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мюнхенда 45-нче иминлек җыены үтә


Җыен барган Bayerischer Hof кунакханәсе
Җыен барган Bayerischer Hof кунакханәсе

Алман нәшире Эдвальд фон Кляйст башлап җибәргән Мюнхен иминлек җыеннары 1962 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 45-нче мәртәбә үтә. 1991 һәм 1997 елларда үтмәгән иде.

Бу җыен Америка һәм Европаның тышкы сәясәтендәге мәсәләләрне тикшерүче төп җыенга әйләнде. Анда югары дәрәҗәле хәрбиләр, галимнәр, сәясәтчеләр, җитәкчеләр катнаша.

Хавьер Солана (c) һәм Али Лариҗани

Быел җыенда Франция президенты Николя Саркози, Польша премьер-министры Дональд Туск, Германия канцлеры Ангела Меркель, Әфганстан президенты Хәмит Карзай, АКШ вице-президенты Джозеф Байден катнаша.

Быелгы җыенның исеме «НАТО, Русия, газ һәм Якын Көнчыгыш». Обама идарәсе үзенең тышкы сәятенә кайбер юнәлешләрдә ачыклык кертер дип көтелә. Аерым алганда, Әфганстан, Гыйрак, Якын Көнчыгыш, мөселман дөньясына карата.

Моны беренче чиратта Европа Берлеге, Русия, Кытай җитәкчеләре көтә. Соңгы вакытта өчесе дә дөньяда күп-котыплы сәясәт кирәклегенә басым ясап килде.

Әфганстан

Американ белгечләре фикеренчә, хәзер Гыйракның әһәмияте кими бара, беренче урынга Әфганстан чыга. Инаугурациядән соң бер атна үтүгә саклану министры Роберт Гейц Әфганстанны Американың төп хәрби мәсьәләсе дип атады.

Әфганстан стратегиясе кайсы якка үзгәрер әлегә төгәл әйтүе кыен. Әммә кайбер мәгълүматларга караганда ул Әфганстанны “үзгәртеп кору” сәясәтеннән терроризмга каршы гади хәрби операциягә кайтып калырга мөмкин. Һәм дә Талибанга карата мөнәсәбәт үзгәрергә мөмкин.

Али Лариҗани, Иран мәҗлесе рәисе

Тәэсирле күзәтүче саналган Джордж Фридман 27 гыйнвар көнне Stratfor.com күзләү сәхифәсендә “Әфганстанда Кушма Штатларга куркынычны Талибан түгел, ә һич тукталмаган террорчылык тудыра” дип язды.

4 февральдә Анатоль Ливен Financial Tilmes басмасында “Әфганстандә үзәкләшүне киметергә, илнең бер өлешен Талибанга кайтарырга кирәк. Ләкин бер шарт белән – террорчыларга сыену бирмәү шарты белән” дип язды.

Хәзер Әфганстанда 70 мең хәрбиле халыкара көчләр бар, шуның яртысы американнар. Обама идарәсе өстәмә 30 мең хәрби җибәрергә җыена.

Русия

Гыйрак һәм Әфганстаннан соң Обаманың тышкы сәясәтендә өченче урынны корал контроле алырга мөмкин. Американ президенты СТАРТ килешүенең дәвамын тикшерү ниятен белдерде. Бу килешүнең мөддәте 2009 ахырында чыга. Анда ике илнең атом чукмарларын биш меңнән бер меңгә киметү каралган иде.

Кайбер мәгълүматларга караганда Обама бу эшне элекке дәүләт секретаре Һэнри Киссинжерга йөкләгән. Мюнхен җыенында катнашкан вице-президент Джозеф Байден бу хакта белдерү ясарга мөмкин.

Русия вице-премьеры Сергей Иванов

Аңлашыла ки, Мәскәү үз шартларын куя ала. Беренчедән, НАТОның киңәювен туктатырга, икенчедән, Чехия һәм Польшада ракета калканы крнаштырудан баш тартырга. Daily Telegraph җомга санында, Байден ракета калканын төзүне кичектереп тору турында иъглан итергә мөмкин, дип язды.

Мәскәүнең тагын бер таләбе – Балтыйк илләрендә НАТО ныгытмаларын урнаштырмау булла ала.

Европа

Мәскәүнең һәр таләбе, үтәлгән очракта, Европага да тәэсир итәчәк.

Иң кызыгы, Мәскәүнең төп теләге – Грузия белән Украинаны НАТОга кертмәү һәм ракета калканын чүпкә ату турында... Франция һәм Германия җитәкчеләре сөйли.

Николя Саркози һәм Ангела Меркельь Le Mond басмасының 4 февраль санында басылган ачык хатында “Грузия белән Украина НАТОга керергә хокуклы, ләкин альянсның киңәюве Европада тотрыклылык һәм иминлекне арттырырга тиеш, бу Русиянең дә мәнфәгатендә” дип язды.

Саркози белән Меркель бу ачык хатта күп-котыплы дөнья мәсьәләсенә дә кагыла. “Бүген бер ил дә дөнья мәсьәләсен ялгызы хәл итә алмый. Берьяклы карарлар Америка-Европа мөнәсәбәтләренә каршы килә” ди алар.

Франк-Вальтер Штайнмаер, Германия тышкы эшләр министры

Әммә Америка белән бер дәрәҗәгә басу ниятендә Европа Белеге бер нәрсәне игътибарыннан ычкындыра сыман. Русиянең дәрәҗәсе артуы күп-котыплы дөнья файдасына булса да, Европа Берлегенең ‘йомшак урынын’ тәшкил итә.

Британ тарихчысы Тимоти Гартон Guardian басмасының 5 февраль санында болай дигән: “Европаның Русия сәясәте булмый торып, бернинди тышкы сәясәте дә булмаячак. Ә Европаның энергия сәясәте булмый торып, бернинди Русия сәясәте дә була алмый.”

Европаның иң зур иле, Германия, газның 40% Русиядән ала, соңгы елларда Русия белән төрле өлкәләрдә, шул исәптән атом өлкәсендә хезмәттәшлеген киңәйтә. Төньяк агым һәм Көньяк агым газ үткәргечләрен алга сөрә.

Ул арада Көнчыгыш Европа җитәкчеләре бу ике үткәргечкә дә каршы чыга, чөнки аларны Набукко үткәргеченә көндәш дип саный. Набукко исә Европа Берлегенең нәкъ менә Русиядән бәйлелеген киметү чарасы дип санала.

XS
SM
MD
LG