Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: Украинаны уратып үткәргеч төзү – "акылсызлык"


Мюнхен – Украина премьер-министры Юлия Тимошенко, Украинаны уратып яңа үткәргечләр төзү планнарын "акылсызлык" дип атады.

Мюнхенда барган иминлек конференциясендә чыгыш ясап, Тимошенко, Русия һәм Иран газының өстәмә күләмен Европага куу өчен үткәргечләрне Украина аша сузырга тәкъдим итте.

Тимошенко сүзләренчә, соңгы газ кризисында Украинаның гаебе юк. Ул шулай ук Русия белән татулашу юлларын эзләячәген әйтте.
XS
SM
MD
LG