Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда тикшерүләр кими


Айрат Насыйбуллин
Айрат Насыйбуллин

Чаллы хакиме Илдар Халиков контроль органнарына, инспекцияләргә тикшерүләрне чама белән генә уздырырга, ширкәтләр эшенә зыян салмаска чакырды.

Ширкәт һәм оешмаларның эшен контрольдә тотучы инспекцияләрнең саны байтак. Салым, янгын, энергетика, экология һәм башкалар. Эшмәкәрләрнең, ширкәтләрнең эшен күзәтүдә тотучы шушы һәм башка инспекцияләрнең эшеннән канәгать булмаучылар күбәйгән һәм алар хакимияткә чара күрүне сорап мөрәҗәгать итә башлаганнар. Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы хакиме Илдар Халиков экология тарафыннан 1800-дән артык тикшерү уздырылуына борчылу белдерде. Шушы саннардан чыгып, Халиков контроль органнарына, инспекцияләргә тикшерүләрне чама белән генә уздырырга, ширкәтләр эшенә зыян салмаска чакырды.

Әлеге тәкьдимне контроль оешмалары ничек кабул итәсоң? Чаллы экология идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин бу сорауга болай дип җавап бирде:
“Шәһәр башлыгы тәкьдимен хуплыйм. Узган ел без 1828 тикшерү уздырсак, быел 124 кенә булачак. Тикшерү 15 тапкыр кими. Безнең оешма штраф салу белән генә шөгыльләнми. Без чисталык, тәртип булдыруда да эшлибез”, диде.

“Күптән түгел генә бер почта бүлегенә кердем. Өч ханым аптырашып утырдылар. Баскычлары карлы булганга 2 мең сум штраф салганнар экологлар. Экологлар килгәндә баскыч чиста була. Тикшерү барышында вакыт уза, кар ява, шуны күреп штраф салалар. Шундый юл белән казнаны баетмакчы булалар”, дигән фикердә тора профессор Марат Бибичев.

Илдар Халиковның тикшерүләрне киметү турындагы сүзләр сайлау алды, кризис вәзгыяте сүзләре генә булмасын иде, диючеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG