Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил халкы Кнессетны сайлый


Бу сайлауда халык әүзем катнаша. Фаразланганча, Ликуд фиркасе 120 урынлык Кнессетта күпчелекне алса, Израилне нәрсә көтә?

Израил 18 чакырылыш парламентын сайлый. Начар һава шартларына карамастан, халык тавыш бирүгә күпләп килә, ди күзәтүчеләр. Зур шәһәрләрдә тавыш бирү җирле вакыт белән иртән 7дә башланып кич 10да тәмамлана (Казан вакыты белән 11дә).

Иң күп тавышларны элекке премьер-министр Бенҗамин Нетаньяһу һәм аның уңчы Ликуд партиясе җыяр дип көтелә.

Израильнең узган айда Газзәдәге Хәмаска каршы сугышыннан соң фикер белешүләр Нетаньяһуның бу сайлауда яңадан зур сәясәткә кайтуын күрсәтте.

Фикер белешүләр тышкы эшләр министры Ципи Ливниның уртачыл Кадимә фиркасе соңгы көннәрдә Ликудка бик якынлашканлыгын да күрсәтте.

Нетаньяһуның элекке ярдамчесе, чыгышы белән элекке Советлар Берлегеннән булган Авигдор Либерманның үтә милләтче Йортыбыз Израил фиркасе дә Ликуддан күп кенә тавышларны үзенә тартап алыр кебек.

Либерман гарәп израиллеләргә каршы чыгышлары белән үзенә күбрәк тарафдарлар казанды. Элегрәк үткән фикер белешүләр хәтта аның фиркасенең бу сайлауда беренче урынга чыгу мөмкинлеген күрсәткән иде.

120 урынлы парламентта Ликуд белән Кадимә 30-дан бераз кимрәк, Йортыбыз Израил 20-ләп, Хезмәт фиркасе 15-ләп урын алыр дип көтелә.

Израилне киләчәктә нәрсә көтә?

Бенҗамин Нетаньяһу җитәкләгән Ликуд фиркасе урыннарның күпчелеген ала калса, партия фәлестиннәргә карата каты кул сәясәтен үткәрә алачак. Ликуд вәкилләренең берничә тапкыр фәлестин җирләрен дәүләт иткәнче анда башта икътисади хәл яхшырырга тиеш дип белдергәне бар.

Нетаньяһу үзе Газзәдәге хәрби чара вакытыннан алда тәмамланды, Израил сәяси сәхнәдә бер ни дә отмады, дигән иде.

"New York Times" басмасы үзенең Израилдә сайлау турындагы мәкаләсендә, "кем генә җиңсә дә, коалиция төзү турында сөйләшү атналарга сузылырга мөмкин", дип язган.
XS
SM
MD
LG