Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык һәм тышкы сәясәт


Газпром биналары Мәскәү генә түгел, Европа илләрендә дә бар
Газпром биналары Мәскәү генә түгел, Европа илләрендә дә бар

Русиянең ягулык экспорты белән тышкы сәясәте арасында нинди бәйләнеш бар? Будапештта урнашкан Энергия институты мөдире Анита Орбан фикеренчә, турыдан-туры.

Анита Орбан Мәскәүнең Үзәк һәм Көнчыгыш Европа сәясәтен ике дистә ел өйрәнә. Күптән түгел аның "Хакимият, энергия, һәм яңа рус империализмы" дип аталган китабы дөнья күрде. Бу китабында ул Газпром һәм Лукойл кебек ширкәтләрнең Кремльнең тышкы сәясәтендә мөһим урын алып торуын күрсәтә.

"Бу китап Русиянең Польша, Словакия, Маҗарстан кебек НАТО һәм Европа Берлеге илләре белән эш иткәндә энергия ширкәтләрен куллануы турында шундый күләмле беренче китап. Мин анда Русиянең энергия ширкәтләренең һәм тышкы сәясәтенең бу төбәктә кулга-кул эшләвен күрсәтәм."

Анита сүзләренчә, Мәскәү кирмәне Үзәк һәм Көнчыгыш Европада совет чорындагы йогынтысын кайтарырга тырыша. Бу сәясәтен алга сөргәндә ул энергия ширкәтләрен куллана.

Икенче дулкын

Хәзерге сәясәтне Анита "икенче дулкын" дип атый. Беренчесе 20 ел элек булган.

"20 ел элек тә Русиянең энергия ширкәтләре Үзәк һәм Көнчыгыш Европада бик әүзем булган. Ул чакта да Русиянең бу сәясәтен алга сөрү өчен җитәрлек көче һәм акчасы булган."

1994-96 елларда Газпром Үзәк һәм Көнчыгыш Европада уртак ширкәтләр ача башлаган. Башта газ сату, аннары үткәргеч төзү проектлары.

Шуннан соң бу эшчәнлек бер ара тукталып торган. 2000 елда Путин президент булгач, икенче дулкын башланган. Салым керемнәре һәм дәүләт ярдәме белән Русия ширкәтләре Европа буйлап янә киң атлый башлаган.

Анита сүзләренчә, икенче дулкынны Путин куптарган дип әйтү бик үк дөрес түгел. Энергия ширкәтләрен тышкы сәясәт чарасы итеп куллану 1990-нчы елларда Ельцин чорында ук гамәлгә кертелгән.

Көньяк агым

Анита үзенең китабында язуынча, ягулык бәяләре төшеп, Кремльнең кикриге бераз шиңә башлагач, Русия ширкәтләренең Европада эшчәнлеге дә кими барачак.

Мәскәү андагы проектларын киметеп, тышкы сәясәт өчен иң әһәмиятле булганнарын гына калдырачак. Шуларның берсе – Көньяк агым, ди ул.

"Бу үткәргеч бар Көньяк-көнчыгыш Европаның Русиягә бәйлелеген көчәйтәчәк. Болгарстан, Романия, Сербия, Маҗарстан, башка күрше илләр әле дистә еллар Русиягә бәйле булачак."

Бу илләр инде хәзер үк Русия газына бәйле. Шушы бәйлелекне киметү ниятендә Европа Берлеге Көньяк агымга альтернатив дип саналган Набукко үткәргечен алга сөрә башлады.

Әммә, ягулык бәяләре янә үсә башласа, Газпром, Набуккодан калышмас өчен, Көньяк агым проектына җиң сызганып алыначак. Бу үз нәүбәтендә Кремльгә Көньяк-көнчыгыш Европага йогынтысын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
XS
SM
MD
LG