Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада журналист Рөстәм Гобәйдуллин кыйналган


Уфада журналист Рөстәм Гобәйдуллин кыйналган. Гобәйдуллин Известия газетының Башкортстандагы җирле чыгарылышының баш мөхәррире. Танылган журналистка үз йортына кергәндә сагалап торган ике кеше һөҗүм иткән.

Каты кыйналган һәм яраланган журналистка хастаханәдә операция ясалган. Ул үзе әлегә бу һөҗүмне үз эшчәнлегенә бәйләми. Гобәйдуллиннең кесә телефоны һәм акчасы урланган. Бу хәлне тикшерү өчен җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG