Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Мысыр министрлары очрашты


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Мысыр тышкы эшләр министры Әхмәд Габдел Гает Вашингтонда булган очрашуда Газзә низагы турында сөйләште. Министрлар узган айда 3 атна көч кулланудан соң ирешелгән тынычлыкны дәвамлы итү кирәклеге турында белдерде.

Мысыр киләсе айда Газзәдәге фәлестиннәргә ярдәмгә акча җыюга багышланган очрашу оештырырга тели. Министрлар очрашуында бу чарага әзерлек турында да сүз барды.
XS
SM
MD
LG