Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләрне - чиркәүгә!", ди патриарх. Ә татарлар?


Кирилл атакай Рус православ чиркәвенең көчле яшьләр оешмасы булырга тиеш дип саный. Ул уку йортлары каршында чиркәүнең махсус бүлекчәләрен булдыруны тәкъдим итә.

Күптән түгел Русия патриархы булып сайланган Кирилл Русия чиркәве алдына көчле православ яшьләр оешмасын төзү һәм аның җитәкчелегенә белемле, фикерли торган яшьләрне кую бурычын йөкләде. Мәскәүдәге православ яшьләре белән очрашканда Кирилл “Лужники”дагы корылтайга киләчәктә 100 меңләп яшьләр килерлек булсын иде дигән теләген белдерде. Моның өчен ул руханиларны яшьләр белән эшне җәелдерергә чакырды.

“Һәрбер уку йортында яшьләр эше челтәрен башларга һәм аның каршында үз оешмаларыбызны булдырырга кирәк”, диде патриарх.

Аның фикеренчә, яшьләрне православ диненә тарту өчен кызыклы тәкъдимнәр булырга тиеш. Чөнки замана яшьләрен бертөрлелек белән җәлеп итеп булмый.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллин сүзләренчә, бүген чиркәүгә күпчелектә өлкәннәр йөри һәм бу православ дине әһелләрен борчуга сала.

“Әлбәттә, картлар белән генә ерак китеп булмаганны алар аңлый. Ислам динендә киресенчә мәчетләргә күпчелектә хәзер яшьләр килә. Әмма мөселманнар берәр гамәл кыла башласа, дин дәүләттән аерылган дип әйтергә яраталар. Бу православларга кагылмый булса кирәк”, ди Габдуллин.

Ул яшьләрнең православ диненә тартылмавын андагы система белән бәйле дигән фикердә тора.

“Чиркәүдә атакай белән бәйле әйберләр күп, ягъни кешелек факторы зур. Һәм гасыр узган саен христиан динендә реформалар булып тора. Шуңа яшьләр аны нигез итеп кабул итми”, ди Габдуллин.

Аның сүзләренчә, христиан диненә кеше чиркәүгә килеп бер шәм куя да гөнаһы бетә булып чыга.

“Әгәр Кирилл әйткәнчә, уку йортында православ бүлеген булдырсалар анда яшьләр бары бәйрәм көннәрендә генә йөриячәк. Чөнки аларда бәйрәмнәргә игътибар зур. Ә мәчет бүлекчәсен булдырсалар, анда яшьләр һәрвакыт намазга керәчәк”, ди Габдуллин.

Казан дәүләт университеты студенты Алексей Данилов та православ яшьләрнең чиркәүгә йөрмәвен әлеге диннең системасы белән аңлата.

“Христос каны дип шәраб эчәргә, Христос тәне дип ипи ашарга кирәк, диелә. Моңа яшьләр бик үк ышанып бетми торганнардыр”, ди ул.

Кирилл атакайның уку йортлары каршында чиркәү бүлекчәләрен булдыру тәкъдименә мөселман яшьләре дә каршы килми. Православ бүлекчәләрен ачканнан соң, мөселман яшьләре дә намаз уку өчен урын таләп итә алыр иде, ди алар. Чөнки мөселман яшьләре инде берничә ел дәвамында бу өлкәдә көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG