Русиянең элекке премьер-министр Михаил Касьянов җитәкчелегендәге Русия халык-демократик берлеге алдагы көннәрдә хакимияткә берничә таләп белән чыгачак.
Касьянов хөкүмәтне вазифасыннан китәргә һәм бу ел ахырында вакытыннан элек парламент сайлавы үткәрергә чакырды.
Аның фикеренчә, гадел сайлау нәтиҗәсендә демократлар 30 процентлап тавыш җыя алачак. Бу аларга коалицион хөкүмәт төзү мөмкинлеге бирәчәк.
Касьянов кыйбатлы нефтькә һәм арзанлы чит ил кредитларына таянган хөкүмәт моннан ары эшли алмый диде.