Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү дәүләттән аерылганмы?


Дәүләт думасы җитәкчесенең беренче урынбасары Любовь Слизка, иҗтимагый тормышка чиркәү йогынтысын чикләргә тырышучыларга каршы торырга чакыра.

Шушы көннәрдә “Коткаручы Гайсә” чиркәвендә 17-нче Раштуа укулары ачылды. Бу очрашуда Любовь Слизка, җәмгыятьнең әхлакый берләшү мәсьәләсен чиркәүнең чишә алуына инанам, дип белдерде. Бу мәсьәләне чишәр өчен ул чиркәү тормышы белән дөньяви тормышны мөмкин кадәр якынайтырга кирәк, дип саный. Аның фикеренчә, дини кыйммәтләр дәүләтнең барлык иҗтимагый тармакларына үтеп керергә тиеш.

“Шулай булганда гына, без чиркәү һәм җәмгыятьнең бергә кушылган аһәңле симфониясен тормышка ашыра алачакбыз. Һәм Русия көчле дәүләт булсын өчен православ кыйммәтләре иң мөһим чыганак, әхлакый кыйбла булырга тиеш”, ди Дәүләт думасы җитәкчеләренең берсе булган Любовь Слизка.

Без аның бу фикеренә бәя бирүне сорап, “Карнеги” үзәге эксперты, дини эшләр белгече Алексей Малашенкога мөрәҗәгатъ иттек.

“Мин динне шәхси эш дип саныйм. Теләсәң ышан, теләмәсәң юк. Ә инде дин белән сәясәтне бергә кушудан ерак торырга кирәк. Дин кыйммәтләре дип, аны әхлак белән бәйләп карау турында күп сөйлиләр. Без моны христианнарда гына түгел, исламда да күзәтәбез. Ләкин бүгенге көндә ул сүздән артык күтәрелми. Дин белән сәясәтне бергә кушарга тырышу куркыныч нәрсә. Ул яңа каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин”, диде Алексей Малашенко.

Яңа сайланган Бөтенрусия патриархы Кирилл Рус чиркәве кысаларында талантлы, уңган яшьләрне берләштерүче хәрәкәт оештырырга кирәк дигән яңа бурычлар куйган.

“Моның өчен эшне иң түбәннән, кечкенә дини оешмалардан башларга кирәк, ачык җәмгыятьтә боларны тормышка ашырырга мөмкин. Ә инде үз вакыты җиткәч, без ясалма рәвештә түгел, яшьләр теләге белән Лужники стадионына сыйдыра алмаслык итеп, бик күп яшьләр катнашлыгында корылтай да уздырачакбыз”, дип фараз итә Рус чиркәвенең яңа патриархы.

Бу белдерүләргә карата да Алексей Малашенконың үз фикере бар.

“Русия күпмилләтле, күпдинле дәүләт. Бу хәлгә беренче чиратта мөселманнар каршы булачак. Кара-каршы диолог урынына бу хәл таркаулык китереп чыгарачак. Русиядә проваслав чиркәве үзенчәлекле урынга дәгъва итә. Бәлки ул шулайдыр да. Ләкин бу хакта һаман саен әйтеп, ассызыклап тору - бу инде әхлаксызлык.

Әгәр дә кешеләр үзләре теләп Лужникиларга киләләр икән, ул аларның шәхси эше. Ләкин бу эшләрне чиркәү дәүләт белән берлектә оештырса, бу инде конституцияне бозу булып санала. Әгәр дә чиркәү үзен дәүләт хакимияте дип күрсәтергә тели икән, моны яхшы нәрсә дип әйтеп булмый”, диде Алексей Малашенко.
XS
SM
MD
LG