Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан “антикризис” ипиләре пешә


Чаллының “антикризис” ипие
Чаллының “антикризис” ипие

Чаллыда гадәти икмәк бәяләре 18 сумга җиткән бер вакытта кибетләрдә 8-9 сумлык “антикризис” дип исем алган ипи сатыла башлады.

Бу ипиләр бер депутатлык урыны өчен көрәшүче кандидатлар кибетләрендә күренде.

Моңа кадәрге булган сайлауларда кандидатлар нинди генә вәгъдәләр биреп халыкны төп башына утыртмады. Хәзер замана башка. Ил буйлап кризис атлый. Күпчелеге фәкыйрь тормышта яшәгән сайлаучыны вәгъдә белән генә туендырып булмас кебек. Халыкка икмәк, аннан соң гына тамаша, дигән борынгылар.

Сайлау алдыннан ипи бәясенең ике тапкыр төшкәне юк иде әле Чаллы каласында. 700 граммлы якынча 18 сум торган ипиләр дә сатыла бу кибетләрдә. Очсыз ипинең Алабугада пешерелеп, Чаллы кибетләрендә сатылганы 8 сум, “Чаллы икмәге” комбинаты җитештерелгәне 9 сум 50 тиен. 18 сумлык 700 граммлы ипидән зуррак күренгән бу ризык үзе 500 грамм авырлыкта. Аның Чаллыда җитештерелгәненә “антикризис” дигән исем бирелгән.

Аларны җитештереп, сатучылар Рафаэль Юнысов һәм Вадим Махеев Татарстан югары шурасы сайлауларында депутатлыкка бер округтан, бер урын өчен көрәш алып бара. Алардан тыш, бу округта тагын 5 кеше депутат булырга тели.
Сигез сумлык Алабуга ипие

Очсыз икмәк пешереп сатуны оештырган депутатлыкка кандидатлар үзләре моны сайлау алды агитациясе белән бәйләмиләр.

“Чаллы икмәге” җитәкчесе Рафаэль Юнысов: “Мондый ипи җитештерү вакытлыча гына түгел. Безнең компания очсыз ипине социаль яклау программасы нигезендә эшләде. Без быелның яртысына кадәр, бәлки аннан соң да шушы халык мәнфәгатен күздә тотып эшләү турында карар кабул иттек”, диде.

Бу көннәрдә Татарстанда бәлки, иң очсыз икмәк сатучылар исемлеге башында Чаллыдагы “Эссен” кибетләр челтәре җитәкчесе Вадим Махеев торадыр. Аның сайлау штабы вәкиле Альбина Шәехова: “8 сумлык икмәк сату сайлау белән бәйле түгел. Директорыбыз Махеев әйтүенчә, мондый социаль чара җәй көненә кадәр барачак”, дип белдерде.

Сәүдә урыннарында антикризис ипиләренә әлегә чират күренми. Артык зур булмаган бер кибеттә сатучылар, тәүлегенә 50 антикризис ипие китерсәләр дә, 150 китерсәләр дә бетеп бара, диделәр. Мондый кибетләр Чаллыда дистәләгән.

Шулай да бу ипиләрне сатып алучылар: “Сайлау узсын әле, бәясен карарбыз”, диләр.
XS
SM
MD
LG