Accessibility links

Кайнар хәбәр

Менә шундый милли сәясәт!


Мәскәүдә туган тел көненә багышланган очрашулар милләтләр йортында уздырылмаячак.

25 февральдә Мәскәүдә туган тел көненә багышланган очрашу узачак. ЮНЕСКО игълан иткән 21 февральдә узучы туган тел көнен, Мәскәүнең “Туган тел” оешмасы берничә ел рәттән уздыра инде.

“Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рифкат Галимов башка еллардагы кебек быел да бу очрашуга беренче чиратта Татарстан президентын чакырган. Ләкин президент үзе килмәсә дә, Казаннан галимнәр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә булачак икәнлеге мәгълүм.

“Байтак кына кунак көтәбез, шуларның берсе бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин”, диде Рифкат Галимов.

Оештыручылар сүзәренә караганда, монда сүз 2009 нчы елның беренче сентябреннән гамәлгә керәчәк федераль мәгәриф стандартларыннан туган телне өйрәнү программасын гамәлдән чыгару турында булачак. Мәскәүдә татарның милли-мәдәни үзәге булуга карамастан, туган телгә багышланган очрашулар һәр елны Мәскәүнең милләтләр йортында уздырылып килә. “Туган тел” оешмасы рәисе моны үзенчә аңлата.

“Без туган телнең мөшкел хәле турында башкаларга да ишеттерерлек итеп чыгыш ясарга тиешбез. Аннан соң без чыгышларның барысын да китап итеп бастырып та чыгарачакбыз. Ләкин бу очрашуна бер атнадан да ким вакыт калган көннәрдә, Мәскәү хөкүмәтенең төбәкара һәм милли сәясәт комитеты рәисе Михаил Соломенцев шушы очрашу хакында интернет сәхифәләрендә игълан күреп алган.

Ул игъланда очрашу ахырында Русиядә туган телләрнең аяныч хәле турында хөкүмәт башлыгы Владимир Путин исеменә мөрәҗәгатъ тә кабул ителәчәк дигән юлларны укыгач, Мәскәүдә милли сәясәт өчен җаваплы булган Михаил Соломенцев бу мәсьәләне чишәргә иң кулай юл тапкан. Ул Мәскәүнең милләтләр йортына чылтыратып, “Туган тел” оешмасын бу чараны уздыру мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә дигән катгый карар биргән”, ди Рифат Галимов.

Оештыручылар әйтүенчә, туган тел көненә багышланган очрашуы барыбер узачак. Ул бары тик урынын гына алыштырган. Хәзер инде очрашу урыны итеп татар милли-мәдәни үзәге билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG