Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган акча ясаучыга 15 еллык “бүләк”


Татарстанның эчке эшләр министрының урынбасары, Андрей Вазанов , ялган акча ясаучылар һәм таратучылар кризис чорында тагын да артыр, ди.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2003 елда ялган акчага бәйле 1093 җинаять эше теркәлә. Ә 5 ел элек исә 746 гына була. Бу әле теркәлгәннәре, халыкка әйтергә яраган саннар. Ә бит хокук сакчылары курсәткән ялган акчаларны кулга тотып караганнан соң , бу җинаятьләрнең күбрәк булуына һәм киләчәктә артуына шик юк, ди белгечләр. Андрей Вазанов та кризис чорында бу төр җинаятьләр артачагын белдереде. Әлбәттә, ул шунда ук, без моңа каршы көрәшкә әзер, дип тә әйтә.

Гадәттә ялган акчачылар 1000 сумлыкларны ясый. Алар банкларга кадәр барып җитә ди , шунда гына аның “караңгы почмак”та ясалганлыгы беленә. Мондый ялган яшел кәгазьләр базарлардагы, кечерәк сәүдә нокталарындагы сатучылар, таксистлар кулына бик тиз кереп китә. Татарстан хокук сакчылары кулына эләккән иң күп ялган акча Дагыстан якларында ясалган булып чыга. “Татарстанда аны кулланылышка шул ук Кавказ халкы кертеп җибәрә, без аларны кулга алдык! ” - ди хокук сакчылары. Ялган акча ясаучыларны канун нигезендә 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Вазанов сүзләренчә, Русиядә ялган акчага каршы төрле бик күп чаралар кулланыла. Шулай да, ул Европа илләре белән чагыштырганда, Русиядә акча белән эш иткәндә артык ваемсызлык, игътибарсызлык нәтиҗәсендә ялган акчаның әйләнешкә керүе берничә тапкырга артык, ди. Моңа шулай ук Европа илләрендә финанс операцияләренең 70 проценты акчасыз исәп-хисапка корылганлыгы да куркынычсызлык ягыннан уңай нәтиҗәсен бирә икән. Русиядә шушы бу ысул нибары 10 процент кына кулланыла.
XS
SM
MD
LG