Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһран АКШ белән сөйләшүләр мөмкинлеген карый


Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттакый Тәһран Вашингтон белән турыдан-туры сөйләшүләр мөмкинлеген карый, әмма башта Кушма Штатлар сәяәсәтендә конкрет үзгәрешләрне күрергә кирәк диде.

Моттакый моны күрше Азәрбәйҗанга сәфәре барышында әйтте.

Иран нинди үзгәрешләр көтә дигән сорауны Моттакый: "Алар яхшы белә," – дип җаваплады.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат 10 февральдә Тәһран үзара хөрмәт һәм тәңгәллек нигезендә Вашингтон белән сөйләшүләргә әзер дип белдерде.
XS
SM
MD
LG