Дөньяда 6 меңнән артык тел бар дип исәпләнә. Әмма шуның күбесенә бетү куркынычы яный. Татар теленең хәле дә бүген мактанырлык түгел. Бер яктан аны Мәскәү рәнҗетсә, икенчә яктан ул Татарстанда да киң кулланышка кереп китә алмый.
“Татар теленең хәле борчулы. Аны кулланучылар азая. Һәм гомумән җәмгыятьтә телгә ихтыяҗ кими. Ул кешенең үзеннән дә һәм рәсми сәясәттән дә тора”, ди Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев.
Аның сүзләренчә, киләчәктә бу өлкәдә ниндидер уңай үзгәреш булыр дигән өмет бар, әмма бүген барысы да куркыныч һәм шактый катлаулы.
Ул яшьләр арасында да татар теленә караш төрле булуын әйтә.
“Бездә иң әһәмиятле нәрсә булып, ул җәмгыятьтә яшьләр арасында телгә карашны үзгәртү мәсьәләсе тора. Тел сәясәтен алып барганда без моны тирәнтен аңламадык, бугай. Ягъни бүгенге көндә җәмгыятьнең психологиясен үзгәртә алмадык. Татар теле җәмгыятьтә һаман авыл теле булып кабул ителә. Һәм “алдынгы шәһәр” авылга өстән генә карый. Кызганычка шушы чикне узып булмады”, ди Гыйләҗев.
Чыннан да Казанда татар мәктәпләре бүген иң иске биналарга урнашкан. Матбугат чараларына әзерләнгән мәгълүмат та бары урыс телендә генә. Күпчелек татар теле үсешенә Мәскәү аяк чала дип әйтелсә дә, үзебездә дә эшләнеп җитмәгән гамәлләр шактый. Ә Мәскәү исә тамырдан балта чапмакчы.
Милли республикаларны проблема берләштерә
Нәкъ Туган тел көне алдыннан Русия Дәүләт думасында милли төбәк компоненты мәсьәләсенә багышланган парламент тыңлаулары узды. Анда катнашкан Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, бу мәгариф проблемасы гына тугел, ә милли сәясәт мәсьәләсенә әйләнгән. Һәм Татарстан тавыш куптарганнан соң гына Мәскәүнең әзрәк чигенә башлавы сизелә.
“Русия мәгариф министрлыгы үз дәүләт телләрен игълан иткән республикаларга туган телләрен урыс теле белән бертигез укытырга мөмкинлек тудырылачак дип әйтә-әйтүен. Дөрес, әле бу хакта документ юк, ул телдән генә әйтелә. Әмма без моның белән килешә алмыйбыз. Чөнки миллионнан артык татар Татарстаннан читтә, ягъни татар теле дәүләт теле булмаган төбәкләрдә яши. Без һәр теләгән халык үз ана телен урыс теле белән бер дәрәҗәдә укый алсын дип таләп итәбез”, ди Вәлиев.
Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне Мәскәүдә мәгариф министрлыгы чиновниклары түгел, ә республикалар, төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш. Һәм парламент тыңлауларында моңа аеруча да басым ясалган.
“Русия халыклары ассамблеясы җитәкчесе Рамазан Абдулатипов: барыбыз да Татарстан һәм Башкортстан белән килешә, әмма проблема ни өчендер хәл ителми дигән кызыклы фикер әйтте. Бу парламент тыңлауларында азрак аңлашу башланды кебек. Соңгы вакытта Татарстанга ихтирам артты. Моннан берничә ел элек журналист Римзил Вәлиев белән Дәүләт думасында милли дәүләт сәясәте канунын тикшерүдә катнашкан идек, шул вакытта Владимир Жириновскийның милләтләрне мыскыл итеп кычкырып утырганнарын әле дә хәтерлим. Ә бу юлы бөтенләй башкача булды”, ди Разил Вәлиев.
Ул әлеге проблема килеп туганнан соң, милли республикалар берләшә башлады дигән фикердә тора. Чөнки 309нчы канун кабул ителгәннән соң бер генә халык та моңа битараф кала алмады. Әгәр Татарстан һәм Башкорстанда милли белем бирү өлкәсендә хәл бераз яхшырак булса, кайбер төбәкләрдә хәл бөтенләй мөшкел.
“Парламент тыңлауларында Якутия, Кабарда-Балкар, Дагыстан депутатлары яхшы чыгыш ясады. Алар безгә соклануларын белдерде. Чөнки Татарстан һәм Башкортстанда меңләгән милли мәктәп бар, югары уку йортларында татар теле укытыла. Ә аларда милли мәгариф башлангыч мәктәптән узып китә алмый. Һәм алар бу проблеманы хәл итү өчен бергәләп эшләргә әзер булуларын белдерде”, ди Вәлиев.