Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гимназиясе мәхкәмәләшә


Бәләбәй татар гимназиясе кабат мәхкәмәләшү юлына басты.

Эш шунда, оптимизация сәбәпле дип уку йортының укытучыларын кыскарталар. Гимназия сәнгать юнәлешле иде. Сәнгать фәннәреннән укыткан 9 укытучы сентябрь аеннан бирле хезмәт хакы алалмый. Алар декабрь аенда Бәләбәй шәһәре мәхкәмәсендә җиңсәләр дә, мәгариф бүлеге моның белән килешми югары мәхкәмәгә бирде. Укытучыларның бер өлеше эштән киткән, икенчеләре яңа эш эзләргә мәҗбүр.

Шул ук вакытта Бәләбәйдә эшләгән башкорт гимназиясендә зур кыскартулар булмаган. Шушы көннәрдә анда Башкортстанның мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев булган. Ул бу уку йортында белем алучы балаларның 20% гына башкорт булуын белгәч бик ачуланган һәм сыйныфларны башкорт балалары белән тутырырга кушкан. Әле ул саф башкорт балалары дигәннәрнең дә бер өлеше күрше районнардан китерелеп укытыла. Алар өчен махсус интернат эшли.
XS
SM
MD
LG