Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШка финанс вәгъдәләре бирә


Кытай тышкы эшләр министры Яң Җиечи АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны Кытай үзенең чит ил акчаларындагы тупланмаларының зур өлешен АКШның озын мөддәтле дәүләт кыйммәтле кәгазьләрендә тотачак дип ышандырды.

Клинтон Кытайның мондый мөнәсәбәтенә шат булуын белдерде.

АКШ мәгълуматларына караганда, Кытай АКШның озын мөддәтле дәүләт кыйммәтле кәгазьләрен иң күп тотучы ил. Алар барлыгы 585 миллиард доллар белән исәпләнә.
XS
SM
MD
LG