Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай халкы ауны тыярга өнди


Алтайда төшеп җимерелгән боралакта 7 кеше һәлак булды
Алтайда төшеп җимерелгән боралакта 7 кеше һәлак булды

Таулы Алтайда рөхсәтсез ау очракларын тикшерүне таләп итеп митинг үтте. Ел башында Алтайда һәлак булган Мәскәү түрәсе рөхсәтсез ауда шикләнелде.

Таулы Алтай шәһәрендә 22 февральдә үткән митингта катнашучылар Алтай республикасында аучылыкны 5 елга тыюны һәм барлык рөхсәтсез ау очракларын тикшерүне таләп итте.

Хакимият рөхсәте белән үткән бу җыенда 500-ләп кеше катнашты.

Митингта катнашучылар "Канун алдында һәркем тигез" дигән шигарь күтәрде.
Тыелган аучылыкта шикләнелүче боралакта исән калган бердәнбер кеше

9 гыйнварда Алтай тауларында төшеп җимерелгән боралакта 7 кеше, шул исәптән Русия президентының Думадагы вәкиле Александр Косопкин һәлак булды.

Кайбер мәгълуматларга караганда, алар Кызыл китапка кертелгән тау сарыкларын аткан булган.

Әмма прокуратура рөхсәтсез ау турындагы бу хәбәрне тикшерүдән баш тартты.

Бу митингның мөрәҗәгате Русия җитәкчелегенә, ЮНЕСКОга һәм Дөнья кыргый табигать вакыфына тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG