Эчке эшләр министрлыгында 2нче оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Вахитов үз-үзен үтергән булырга мөмкин дип белдерәләр. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер атып үтерү түгел, суицид ихтималы тикшерелә.
Милиционер улы белән бергә Коры елга авылында булганда малаена эт ташланган. Әти кеше эткә атам дип, малаена аткан. Малаен атып үтердем дип куркып ул үз-үзен үтергән булырга мөмкин, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Коралны да шунда ук тапканнар.
Әлегрәк тикшерүчеләр эчке эшләр министрлыгының җинаять эшләре белән бәйле 2нче оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Вахитов атып үтерелгән дип уйлый иде. Аның үлеме эше белән бәйле булырга мөмкин дип әйтелде. Вахитовның 13 яшьлек улына операция ясалган, ул авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Дамир Вахитов 1967 елда туган. Милициядә 1995 елдан бирле эшләгән. Оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары итеп 2007 елда билгеләнгән булган.