Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мемориал: Үзбәкстанда меңләгән сәяси тоткын бар


Русиянең Мемориал кеше хокуклары оешмасы үзенең яңа хисабында соңгы елларда Үзбәкстанда меңләгән кеше сәяси сәбәпләрдән хөкем ителде, дип белдерде.

2004-2008 елларда 1452 кеше сәяси эзәрлекләүгә дучар булган. Алар арасында 30 хокук яклаучы, демократик оппозициянең 14 вәкиле, 18 журналист һәм язучы, рәсми булмаган диннәрнең 20дән артык вәкиле бар.

Мемориал сәяси тоткыннарның исемлеген март аенда бастырачак. Бу эш белән оешма 1999 елдан бирле шөгелләнә. Ул вакыттан бирле исемлектә 6 меңләп кеше теркәлгән.
XS
SM
MD
LG