Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кыз Төркиядә беренче мәчет сала


Төркиянең мәшһүр өйләр һәм кафелар дизайнеры Зәйнәп Фадилоглу Истанбулда заманча мәчет төзү эшләрен җитәкли. Мәчет ике манаралы, зур тәрәзәле булачак.

Зәйнәп Фадилоглу үзен 1920 елда төзелгән ирләр белән хатын-кызларга тигез хокуклар биргән Төрек җөмһүриятендә үскән кеше дип саный. Әмма үз эшендә дизайнер ханым Госманлы чорыннан калган гадәтләрне заманча бизәкләр белән бергә кулланырга җыенуын белдерде.

Зәйнәп Фадилоглу Төркиядә мәчет төзелешен җитәкләгән беренче хатын-кыз.
XS
SM
MD
LG