Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү яңа "тәре явын" башлыймы?


Яңа патриарх Кирилл чиркәүнең йогынтысын көчәйтү эшенә кереште
Яңа патриарх Кирилл чиркәүнең йогынтысын көчәйтү эшенә кереште
Узган атна Мәскәүдә үткән халыкара Раштуа укулары дип аталган олы җыенда православ чиркәүнең Русиядә генә түгел, бар дөньяда абруен күтәрергә чакырган саллы фикерләр яңгырады.

Танылган православ миссионеры Даниил Сысоев Кыргызстанда православ үзәге булдырып, бар Үзәк Азиядә дингә җәлеп итү эшен башларга чакырды. Ул Бишкәк университетында теология факультеты ачып, Кыргызстанны бу эштә Үзәк Азия, Әфганстан, Тибет, Кытай өчен ныгытма итәргә тәкъдим итте.

Сысоев атакай сүзләренчә, Үзәк Азия моның өчен бик кулай төбәк. 1992 елдан бирле анда инде ярты миллион кеше протестантлыкка күчкән. Католик миссионерлары берничә ел эчендә Кыргызстанда епархия ача алган.

Кыргызстанның Ош университетының теология кафедрасы мөдире Бакыт Морзабраимов радиобызның кыргыз бүлегенә биргән әңгәмәсендә, Сысоев атакайның фикерләрен тормшыка ашмаслык сафсата, дип атады.

Кремль фатихасы белән

Әммә кайбер күзәтүчеләр патриарх Кириллның православ чиркәвен дөнья терәгенә әйләндерү ниятен сафсата дип санамый. Киресенчә, алар бу эшнең Кремль хуплавы белән башкарылуына игътибар итә.

Чиркәү дәүләттән аерылганмы?
Мәскәүдә үткән шул җыенда чыгыш ясап, Дума рәисе урынбасары Любовь Слизка, чиркәү дөньяви тормышка ныграк үтеп керергә, православ кыйммәтләр әхлакый кыйблага әйләнергә тиеш, шул чакта гына җәмгыять аһәңле, дәүләт көчле булачак дигән сүзләр әйтеп, күпләрне шаккаттырды.

Казандагы Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, югары дәрәҗәдә бер рәсминең мондый сүзләр әйтүе бер кысага да сыймый:

"Парламент башында утырган кешегә конституцияне бозуга этәрү бер дә килешми. Чөнки без дөньяви дәүләттә яшибез, дин дәүләттән аерылган. Дини кыйммәтләр җәмгыяттә үз ролен уйный, ләкин аларны идеология дәрәҗәсенә күтәрү дөрес түгел. Дини кыйммәтләр әлбәттә мөһим, ләкин аларның үз урыны бар."

Ватикан кебек көчле

Патриарх Кирилл, Смоленски митрополиты булган чагында ук, урыс чиркәве православ дөньяда алдынгы урын алырга тиеш дигән сүзләр әйткән иде. Моңа кадәр "тәңгәлләр арасында беренче" урынны Константинополь чиркәве алып торды.

Украина чиркәве гомер-гомергә Константинопольгә карады. Балтыйк, Беларус, Молдова чиркәүләре дә Мәскәү чиркәвенә буйсынмаска тырышты.

Хәзер Мәскәү чиркәве Украина чикрәвен үзенә каратырга тырыша. Украина православ чикрәве күптән түгел өчкә бүленде, шуның бер өлеше Мәскәүгә карый башлады.

Русиянең православ ватандашлары берлеге вәкиле Игорь Фролов сүзләренчә, Русиянең дөньяда күтәрелүе газ үткәргеченә дә, тышкы сәясәтенә дә түгел, ә Украина православларын контроль итә алуына бәйле булачак.

Шул ук Раштуа укуларында чыгыш ясап Фролов, патриарх Кирилл бар дөнья православларын үзе тирәсенә берләштерерлек сәләткә ия, ул Константинополь патриархы Бартоломейны алыштырырга тиеш, диде.

Миллиард православ кирәк

Фролов фикеренчә, Русия чиркәве Ватикан кебек көчле булырга тиеш. Дөньяда бер миллиард католик бар, православлар 200 миллион чамасы. Безгә дә бер миллиард православ кирәк, диде ул.

Әммә кайбер белгечләр фикеренчә, патриархат андый агрессив стратегия алса, башка илләрдә каршылыкка тап булырга мөмкин. Бремен университетының Көнчыгыш Европаны өйрәнү үзәгеннән Николай Митрохин:

"Кирилл дәүләттән яңа ташламалар сорарга, чиркәүдә тазартулар башларга мөмкин. Ләкин аның Русия дәүләтчелеген һәм урысларны гына кайгырту тырышлыгы башка илләрдә яклау тапмаячак."

Русиянең үзендә, конституциядә чиркәү дәүләттән аерылган дип язылса да, Кириллның сайлануы белән чиркәүнең дөньяви тормышка үтеп керүе бермә-бер артты, ди күзәтүчеләр.

Моңа соңгы дәлил – бу атнада чиркәү урнашкан җирләр һәм биналар аңа милек итеп биреләчәк дигән хәбәр таралды. Бу тормышка ашса, Мәскәү патриархаты Русиядә иң эре җир хужасы булачак.
XS
SM
MD
LG