Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама беренче бюджетын әзерләде


АКШ президенты 2010 елга бюджет өлгесен бүген Конгресска тәкъдим итте. Саклану өлкәсенә акча азрак, сәламәтлек саклауга күбрәк бүленгән.

АКШ президенты Барак Обаманың 2010 елга әзерләгән бюджет өлгесен аның сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен тормышка ашыру, дип бәялиләр. Аның күләме 3 триллион доллардан артык.

Обама Конгрессны мәгариф, ягулык, сәламәтлек һәм тирә-якны саклау өлкәләрендә реформаларны якларга чакыра. Аерым алганда бюджет өлгесендә алдагы 10 елда сәламәтлек саклауга 634 миллиард доллар бүленгән.

Салымны арттыру кебек чараларны Обама үзе авыр чорда "каешны кысыбрак бәйләү" дип атый.

Бюджет өлгесендә машина төзү сәнәгатенә дә ярдәм каралган.

Сугышларга дигән акчага килгәндә, Обама Әфганстан һәм Гыйрактагы хәрби чыгымнарны да төп бюджетка керткән. Элекке президент Бушның хакимияте сугышларга акчаны гадәттәнтыш фондлардан ала иде.

Яңа бюджетка керем яңа төрле салымнардан булыр, дип фаразлана. Байларның салымын арттыру һәм Гыйрактан гаскәр чыгару хисабына, шулай ук япма газ чыгару өчен салым системасы эшли башлаганнан соң хакимиятләр йөзләгән миллиард доллар акча килә башлар, дип көтә.
XS
SM
MD
LG