Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мәхкәмәсе расачыл нәфрәт җинаятен тикшерә


Петебур мәхкәмәсендә расачыл нәфрәт нигезендә оештырылган берничә үтерүдә гаепләнгән Боровиков-Воеводин төркеме эше башланды. Аларга шулай ук танылган хокук яклаучы галим-этнолог Николай Гиренконы үтерүдә дә гаепләү белдерелгән.

Мәхкәмә алдына 13 кеше басты. Төркемне оештыручыларның берсе Дмитрий Боровиков кулга алу вакытында 2006 елның маенда үтерелгән. Мәхкәмә үтерү, милләтара нәфрәт тудыру, канунсыз корал тотуга бәйле барлыгы 20 очракны тикшерәчәк.

Иң зур гаепләү – расачыл нәфрәт нигезендә кылынган җинаятьләрне тикшерү эшләрендә белгеч буларак катнашкан галим Николай Гиренконы үтерү.

Гаепләнүчеләрнең кайберләре үз гаебен таныган. Эшне җәмәгать мәхкәмәсе карый.


XS
SM
MD
LG